Укучыларыбыз яза. Мари халкы гореф-гадәтләрен саклап килә
Мари Бүләр авылы клубында һәм мәктәптә төрле чаралар оештырылып кына тора, аларга олысы да, кечесе дә бик теләп йөри.
Роза Вәлиева,
Мари Бүләр авылы клубы мөдире:
– Мари халкының борынгы йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңарту, милли бәйрәмнәрен торгызу юнәлешендә эшчәнлегебез тукталмый. Бу уңайдан Мари Бүләр авылы клубында һәм мәктәптә төрле чаралар оештырылып кына тора, аларга олысы да, кечесе дә бик теләп йөри. Шундый чараларның берсе 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә үтте. Ул көнне Удмуртия Республикасының Алнаш районыннан “Варале сем” мари фольклор ансамбле һәм “Царамис” балалар бию ансамбле үзешчәннәре белән очрашу булды. Авылыбыз 23 кеше кабул итте. “Варале сем” шул исемдәге авыл клубы базасында моннан 25 ел элек оешкан. Үзешчәннәр составы алышынып, яңарып торса да, бик матур концерт программасы әзерләгәннәр. Мари халкының борынгы җыр һәм бию традицияләрен, милли киемнәрен саклауларына, яшь буынны милли традицияләрне дәвам итүчеләр итеп тәрбияләүләренә сокландык. Авылдашларыбыз әлеге концертта рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев