Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Киләчәктә дә чыгышларыбыз белән сөендерербез

Авыл үзешчәннәре белән Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бер генәм” әсәрен куйдык. Илмира Әюпова, Айнур Латыйпов, Гөлфия Җиһангирова, Фидаил Гыйзетдинов, Рәмилә Кашапова, Ислам Шәехов һәм Альбина Җиһаншина тудырган образлар тамашачыны чын мәгънәсендә уйланырга мәҗбүр итте, күзләрне яшькә чылатты.

Димәк, халыкның күңелләрен эретерлек итеп уйный алганбыз. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Үзебезнең дә күзләрдә яшь иде. Бер караганда гади генә әсәр булып тоелса да, анда – күпме кешенең ачы язмышы. Автор Исламия Мәхмүтова әсәрнең чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнеп язылуын әйтте.
Бу сезонда да уңышлы чыгыш ясадык. Район буенча иң-иңнәр арасына кереп, мәдәният бүлегенең дипломына лаек булдык. Спектакльдән соң автор белән кабат аралаштык. Уңышларыбыз өчен сөенде, рәхмәтләрен җиткерде. Мин дә, үз чиратымда, шушы спектакльдә уйнаган үзешчән артистларга рәхмәтемне ирештерәм. Кичләрен гаиләләрен калдырып, репетицияләргә йөрү җиңел булмагандыр. Киләчәктә дә матур чыгышларыбыз белән сөендерербез, дип ышанабыз.

Илмира Әюпова, Сал. Мухан.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев