Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза: Исәнсефтә сабантуй үтте

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Илгиз Хәйруллин, Айгөл Муллагалиева, Гүзәл Хәйруллина, Фәридә Мансурова үзләренең тормыш иптәшләре белән һәм авыл халкы, спонсорлык ярдәме күрсәтеп, бик матур бәйрәм уздырдылар.

Исәнсеф авылында Сабантуй соңгы тапкыр1954 елда булган иде. Быел безгә дә бәхет елмайды. 23 июнь көнне Түбән Кама шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Илгиз Хәйруллин, Айгөл Муллагалиева, Гүзәл Хәйруллина, Фәридә Мансурова үзләренең тормыш иптәшләре белән һәм авыл халкы, спонсорлык ярдәме күрсәтеп, бик матур бәйрәм уздырдылар. Район Сабантуеннан бер дә ким булмады. Бер генә кеше дә бүләксез калмады, бик күп төрле уеннар уйнадылар. Балалар өчен дип башлаган идек. Олылар да уйнады, күңел ачты. Коймаклар пешереп, чәйләр әзерләгәннәр иде. Кайткан кунаклар да бик матур итеп җырладылар, биеделәр. Чәчәк үстерүче дүрт кешене бүләкләделәр, авылның иң өлкән кешесенә һәм иң кечкенә балаларга да бар иде бүләкләр. Алфис Разиев биргән иң зур бүләк – тәкәне контракт буенча Самара шәһәрендә хезмәт итүче Илнар Кәрамов алды. Киләчәктә дә, авылдашлар белән бердәм булып, бәйрәмнәр уздырырга Ходай насыйп итсен!

Мөҗәһидан Мортазин,

ветераннар советы рәисе.

Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исәнсеф сабантуй без - мөслимлеләр! иганәчелек