Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Икеләтә шатлык 

“Бик күңелсездер сиңа, нигә туган көнеңне 1 гыйнвар дип яздырмаганнар инде?” – ди кайберәүләр. Туган көнемнең шундый бәйрәмгә туры килүенә һич тә үкенмим. Инде менә 8 ел райондашларыбыз белән бергәләп бәйрәм итәбез, күпме кеше изге теләкләрен җиткерә.

Өч дистә ел инде Яңа ел – гаиләбез өчен икеләтә бәйрәм. Нәкъ 31 декабрь көнне дөньяга килгәнмен. Әти-әнием өчен – тәүге мәхәббәт җимешләре, әби-бабай өчен – беренче онык. Моннан да зуррак Яңа ел бүләге юктыр, мөгаен. Әниемә йомшак тавышлары белән көч биреп торган “кендек әбием” 23 елдан соң икенче әниемә әверелде. 
“Бик күңелсездер сиңа, нигә туган көнеңне 1 гыйнвар дип яздырмаганнар инде?” – ди кайберәүләр. Туган көнемнең шундый бәйрәмгә туры килүенә һич тә үкенмим. Инде менә 8 ел райондашларыбыз белән бергәләп бәйрәм итәбез, күпме кеше изге теләкләрен җиткерә. Иң мөһиме – гаиләмдә минем хезмәтемне аңлыйлар, нинди генә эшкә тотынсам да, канатландырып торучы якыннарым янымда. Беркөнне балалар белән Кыш бабайга хат язабыз. Кызыбыз: “Әни, ә син нишләп язмыйсың, әллә сиңа бер әйбер дә кирәк түгел?” – ди. “Кыш бабай миңа сезне бүләк итте бит инде!” – дим. Ходай Тәгалә гаиләләргә бәрәкәт, бала бәхете бирсен берүк. Яңа елда да куанышып яшәргә насыйп булсын! 

Эльвира 
Исламова. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев