Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Дәреслекләр җитми

Уку елы башлангач: “Киләсе дәрестә китабыгыз булмаса, “2ле” куям”, – дип куркыта укытучылар.

Динара СӘЛАХОВА, 
Мөслим: 

– Уку елы башлану белән туган беренче проблема – дәреслекләр җитмәү. Нигә аны уку елы башлангач кына әйтәләр икән?! Класста ничә укучы икәнлеге алдан билгеле бит, югыйсә! Кайсы авторның нинди китабы кирәк булачагын алдан әйтергә мөмкиндер бит?! Уку елы башлангач: “Киләсе дәрестә китабыгыз булмаса, “2ле” куям”, – дип куркыта укытучылар. Мөслимдә сатуда булмаса, ата-ана китап эзләп Казанга чыгып китсенме, Мәскәүгәме?! Китап белән тәэмин итү мәктәп эше түгелмени ул?! Дәреслекләр белән тәэмин итәрлек булмагач, нигә укыту программасын ел саен үзгәртергә?! Белем балаларга кирәк дигәч тә, урта белем алу бездә әлегә бушлай бит әле. “Китапларның ксерокопиясен ясадык. Биремнәрне ватсаптан җибәрәләр, өй эшләрен телефоннан эшлибез” диючеләр дә бар. Болай булмый бит инде, җәмәгать. Без укытучыларның хәлен аңлыйбыз. Ярдәм итәргә дә һәрвакыт әзер. Аңлашып эшләсәк иде.

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев