Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Беренче укытучым

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, мәктәп белән танышкан көннәр... Беренче булып безне укытучыбыз – ягымлы тавышы, көләч йөзе белән Баянова Ләйлә Яссир кызы каршы алды.

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, мәктәп белән танышкан көннәр... Беренче булып безне укытучыбыз – ягымлы тавышы, көләч йөзе белән Баянова Ләйлә Яссир кызы каршы алды. Һәм шул көннән алып, безне үз балаларыдай якын күреп, борчу-сөенечләребезне уртаклашып, тиз арада иң яраткан, иң кадерле кешебезгә әйләнде. 
Укытучыбыз һәрвакыт игелекле, миһербанлы булырга өйрәтте. Ә без, ярыша-ярыша, яхшы укырга тырыштык, биергә-җырларга өйрәндек. Ләйлә апабыз үткәргән мавыктыргыч дәресләр, ул оештырган бәйрәмнәр безне бер-беребезгә якынайтты, берләштерде. Бик катлаулы булган фәннәрне дә җиңел итеп аңлата, безнең кәефсез вакытыбызны, авырып китүебезне бик тиз сизеп алып, һәрвакыт юата, ярдәм итә иде. 
Укытучыбыз белән еш кына төрле экскурсияләргә бардык. Авылыбызның гына түгел, республиканың да тарихын җентекләп өйрәндек. 
Ләйлә апабызның яраткан шөгыле – бакчада эшләү. Без укучыларын да үсемлекләрне тәрбияләргә, яшелчә, җиләк-җимешне дөрес итеп үстерү серләренә өйрәтте. Кыскасы, беренче укытучыбыз һәркем өчен дә икенче әнигә әйләнде. Аңа сабырлык, түземлек, авыр да, мактаулы да эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телибез. 
Алинә Хәйруллина, 

Фотосы pixabay алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев