Укучыларыбыз яза. Бакыр базында
1958нче елның 1 сентябре. 10 класска укырга килдек. Ул вакытта укучылар күп иде, безнең класста – 28 бала. Унынчылар – “а”, “б”, “в” классларында. Безнең Күбәк урта мәктәбенә Яңа Усыдан, Симәк һәм Мари Бүләр, Әмәкәй, Баек, Яңа Әмәкәй, Әлмәт, Актаныш районының Әгъбәс һәм Бакалы районының Үмер авылларыннан килеп укыйлар иде.
Ун көн укыгач, авылларга бәрәңге алырга җибәрделәр. Безнең класс Бикмәч авылына туры килде. Бер өйгә дүртәр бала урнаштырдылар. Ренат, Мияссәр, Дөлфәт һәм мин бер ялгыз апага кердек. Икенче көнне басуга бәрәңге алырга киттек. Басудан кайтканда апага һәрберебез берәр чиләк бәрәңге алып кайтабыз. Мари апа безне бик яратты.
Бикмәч малайлары белән танышып, дуслашып беттек. Ял көнне бәрәңгегә җибәрмәделәр. Вакытны ничек үткәрергә дип йөргәндә, беребезнең бу тирәдә бакыр шахтасы бары исенә төште бит! Бикмәч егетләре 40-50 метрлар тирәсе бау тапты һәм классыбыз белән, Бикмәч егетләренә ияреп, тауга менеп киттек. Дүртебездә кесә фонаре бар. Тау башына менеп җиткәч, Бикмәч егетләре: “Менә, татарлар, шушы була инде ул бакыр тишеге”, – дип күрсәттеләр. Берсе: “Бер уч алтын бирсәләр дә, кермим мин монда”, – дип куйды. “Татар тотып карамый ышанмый”, – дип, иң беренче булып миңа төшәргә туры килде. Башкаларның “рисковать” итәсе килми. Бер уйлаганда, куркыныч та бит инде. Ни булмас?! Яшь чагында да сүземне сүз итә идем шул мин. Аска төшкәч: “Давай, берәм-берәм төшегез”, – дип, иптәшләргә кычкырам. Барыбыз да төште. Фонарьлылар дүртебез дүрт якка яктыртып йөрибез. Төшкәч тә 2-3 метр сулга таба барган идем, метр ярым тирәнлектә чишмә агып ята. Иптәшләр белән суын эчтек тә кире урыныбызга мендек. Тәрәзәләр, турыга коридор китә. Коридорда иркенләп ат белән йөрмәле. Бакыр рудаларын атлар алып чыккандыр, күрәсең. Шуңа да бер-ике елда атларның күзләре сукырая торган булган. Коридор буйлап егерме метрлап барганбыздыр. Дөресен әйткәндә, куркыта башлады. “Егетләр, чыгабыз”, – дидем. Башта иптәшләрне өскә озаттым, аннан соң мине тартып алдылар.
Шуны беләсем килә: бездән соң да Бикмәч шахтасына төшүчеләр булды микән? Булса, газетага язсыннар иде. Бәлки, алар эчкәрәк үтә алганнардыр.
Фәнис Мәүлиев.
Иске Карамалы.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев