Укучыларыбыз яза. Ачуланма, әбекәй!
Әбекәй, әбекәем лә. Менә мин сиңа хат язарга утырдым. Беләм, яхшы беләм: анда хатлар бармый. Җавап та килмәс миңа. Шулай да гомерем буе күңелемдә сакланган иң изге теләкләрем, йөрәгемнән чыккан җылы йомшак сүзләрем, рәхмәтләрем сиңа дога булып барып ирешсен иде.
Сугыш беткәнгә дә 75 ел вакыт үтеп бара. Мин бит сиңа биргән вәгъдәмне үти алмадым, әбекәй. Син безне – биш баланы – барыбызны да күңел җылыңны биреп тәрбияләп үстергән, безгә тормыш сабакларын төшендергән газизләрдән-газиз әбекәебез идең. Нигәдер мине бигрәк нык ярата идең кебек.
Әбекәем, йөрәгең яралы иде. Баһадирдай өч улыңны сугыш йоткан. Җитмәсә Баек авылында кияүдәге кызың да, агуланган икмәк ашап, яшь баласын ятим калдырып үлеп киткән. Кызыңның ире дә сугышта хәбәрсез югалган. “Олы улым – Газетдинемнең үлде хәбәре килгән көнне йөрәгем туктап калгандай булды. Бәгърем көйде, өч баласы ятим калды бит”, – дия идең. “Уртанчым – Хираҗетдинымны күрше Бәкәбез авылы кешесе бер күлне йөзеп чыкканда күргән, тик чыккач, ул аны тапмаган”, – дип бик еш искә ала идең. Син аны гомерең буе кайтыр дип көттең бит, әбекәй! Кече улың – Хәлилең сугышка кадәр Байсар мәктәбендә директор булып эшләгән, өйләнгән. Фин сугышында катнашкан. Мәскәүдә командирлар әзерли торган курсларда укыган. Ул арада оныгың туган, аңа Рафаэль исеме кушкансыз. Бөек Ватан сугышы башлангач, Хәлил абый ярты гына сәгатькә авылга кагылып китә алган. Ул улы Рафаэльне беренче һәм соңгы тапкыр кулларына алып сөйгән.
Кызганыч, бу вакытта син күрше Миңненур әби белән урманга киткән булгансың, соң мәртәбә улыңны күреп кала алмагансың. Бу үкенечле вакыйганы да гел искә ала идең бит, әбекәй.
Күп тә үтми, Хәлил абый Ленинград янында барган каты сугышларда һәлак булган. Әбекәй, бу урында синең олы җанлылыгыңны күрсәтә торган бер вакыйганы искә төшерәсем килә.
Тыныч тормыш башлангач, унҗиде яшеннән сугышка китеп, бик күп тән яралары алып, авыр фронт юлларын үтеп кайткан әтием синең яраткан киленең Мөнәздәһәне (минем булачак әниемне) кияүгә сорап килгән. Мөнәздәһә каршы килгән, чөнки үзенең дә өч абыйсы сугышта үлеп, аларның балалары ятим калган. “Ул ятимнәрне аякка бастырырга кирәк бит,” – дигән ул.
Ә син, әбекәй, шул чакта: “Чыгасың, килен, Әхмәтнәгыймгә, чыгасың, аларның нәселләре көчле, булдыклы, без синең белән икәү генә бу кадәр ятимнәр белән нишли алабыз”, – дигәнсең. Синең сүзең сүз булган. Шулай итеп, бергәләп яшәп киткәнсез. Син бит чын күңелдән яраткан киленеңне – парлы һәм бәхетле, ә оныгыңның әтиле булуын теләгәнсең.
Дөньяга бер-бер артлы без туганбыз. Батыр йөрәкле әнием тагын дүрт бала алып кайткан. Ә син, әбекәем, безне үстерергә күпме көч түккәнсең. Еллары нинди булган бит аның... “Кызым, син туган көнне 3 кило арыш ярдык. Син бик бәхетле бала булырсың, ризыклы булдың”, – дия идең. Дөрес юрагансың, әбекәем. Гомерем туган җиремдә үтте, әти-әниемнең эшен дәвам иттем. Таяныр кешем, гаиләм бар. Балаларым, оныкларым үсеп җиттеләр. Туганнарым барысы да исән-сау.
Хәтеремдә. Барысын да бүгенгедәй хәтерлим. Без мәктәптән кайтуга пешереп куйган катламаларың, күкәй күмәчләрең, ипекәйләрең тәмен онытып буламы?! Безгә биргән тәрбияң искиткеч иде. Күпме табышмак, әйтемнәр белә идең. Кайвакыт безгә шигырь юллары белән генә эндәшә идең. “Таһир-Зөһрә”, “Йосыф-Зөләйха”, “Сак-Сок”ларны иң беренче синнән ишеттек. Син аларны көйгә салып укый идең, җыру дип атый идең. Яхшыны яманнан аерырга өйрәттең, игелек турында сөйләгәннәрең үзе бер мәктәп булган. Безне беркайчан да хурламадың, һәрвакыт, яхшы ягыбызны табып, мактый идең. Күңелең шулкадәр киң булган, йөрәгең барыбызны да сыйдырган. Әти-әнине хөрмәтләргә дә син өйрәттең, әбекәй.
Бүгенгәчә хәтеремдә сакланган, ел саен кабатлана торган сагышлы да, кайгылы да бер көн бар иде. Ул да булса – Җиңү көне. Ул көнне син, тактадан ясалган яшел сандыгыңны тартып чыгарып, капкачын ачасың да, бисмиллаларыңны әйтеп, иң өстә яткан Коръән китабын алып куясың. Аннары сандыктан Хәлил абыйның зәңгәр теннискасын, Хираҗетдин һәм Газетдин абыйларның күлмәкләрен кулыңа аласың, аларны кат-кат сыйпыйсың, күзләреңә, иреннәреңә тидерәсең, иснисең, эчтән генә дога укыйсың. Шулай итеп, ел саен бер мәртәбә улларың белән “күрешәсең”.
Беркайчан да илереп елаганыңны, зарланганыңны ишеткәнем булмады, йөрәккәең ничекләр түзгәндер?! Без, бала-чагалар, бу көнне аяк очларына гына басып йөрибез. Ә әнием алгы якта өстәл янында утыра. Радиодан Җиңү көненә багышланган тапшыру бара. Әни туктаусыз Гитлерны, фашизмны каргый. Әтием исә, исән калганына үзен гаепле сизгәндәй, эш табып ишегалдында йөри.
...Еллар үтә торды. Бу вакыйгалар кабатлана торды. Инде, әбекәй, син дә юк, әти белән әни дә бакыйлыкка күчте. Тик бу көн беркайчан да хәтеремнән җуелмас. Хәзер дә Җиңү көнендә бу вакыйгалар чын шикелле күз алдыма килеп баса, минем бөтен җаным актарыла.
Маһибәдәр әбекәем, син миңа бер сүзеңне еш кабатлый идең: “Кызым, бер ананың дүрт баласы берьюлы сугышта үлүе мөмкин түгел. Исәндер, берсе исәндер. Абыеңнарың берсе кайтмый калмас. Мин генә исән булсам. Кызым, әгәр кайтсалар, аларга ярдәм итегез, син арада иң миһербанлысы, сиңа ышанам”, – дия идең. “Ярар”, – дидем мин, сүз бирдем.
Еллар үтте. Мин үзем дә синең яшеңне үтеп барам. Бик озак еллар күз яшьләрем белән кайтуларын теләсәм дә, берсен дә кайтара алмадым шул. Ачуланма, әбекәй! Кайтмадылар абыйлар, кайтмадылар...
Роза Низамова.
Мөслим.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев