Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим гимназиясенең 2 сыйныфы укучылары иҗаты.

Мөслим гимназиясенең 2 сыйныфы укучылары иҗаты.

Кышның энҗе-мәрҗәннәре
Туган ягыма кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Салкын һава битләрне өшетә. Энҗе кар бөртекләре керфек очларына йомшак кына куна да, эреп, юкка чыга. Агачлар ап-ак мамык шәл бөркәнгән. Шәлләренә, бизәк булып, кызылтүшләр тезелгән. Җирдә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәр күз явын алырлык! 
Зәринә Бәдертдинова. 

Ак юрганын япты
Көннәр бик нык суытты, салкын җилләр исә башлады. Кайбер көннәрдә матур итеп кар ява. Ул көнне мин өйдә утырмыйм, тизрәк урамга чыгам. Кар бөртекләре минем өстемә, битемә куналар. Балалар урамда рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуалар, Кар бабай ясыйлар.
Кар агачларны да суыктан саклый, үзенең ак юрганы белән төрә. 
Иркә Галиева.

Мамык шәлле кыш
Бар табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман-кырлар тынып калды. 
Кыш көне көннәр салкын булса да, без курыкмыйбыз. Бергәләп тауга барабыз. Чанада, чаңгы һәм тимераякта шуабыз. Безнең тавыштан тау яны шау-гөр килеп тора. Мин кышны яратам. 
Данис Гәрәев. 

Шыгыр-шыгыр 
кар таптап...

Кыш бар җиһанга ап-ак юрганын каплады. Җәнлекләр шул юрган астында тирән йокыга талды. Агачларга бәс кунды. Безне суык куркытмый. Җылы киемнәребезне киеп, шыгыр-шыгыр кар таптап, урамда йөрибез. Төрле уеннар уйныйбыз. Мин туган ягымның кышын бик яратам.
Рената Нәфыйкова.

Яңа елны көтәбез
Көннәр салкынайды. Алтын яфракларын койган агачлар моңсуланып калды. Күк йөзен авыр соры болытлар каплады. Ул болытлардан көн саен җир өстенә ап-ак мамык кар ява. Кайчагында кышның саран гына саргылт кояшы да күренгәли. 
Кыш – күпме шатлык алып килүче ел фасылы! Тиздән Яңа ел килер, Кыш бабай күчтәнәчләр өләшер! Мин күптән бәйрәмгә шигырьләр ятлап куйдым инде. 
Эльвира Гыйлметҗанова. 
Ап-ак дөнья
Кышын кайбер җәнлекләр тирән йокыга тала. Ә күп хайваннар, кар астыннан ашарга ризык эзләп, урманда интегеп йөриләр. Кызганам мин аларны. 
Ә менә Мөслим урамнары балалар тавышыннан шаулап тора. “Кояшлы Ык” паркында яңа ачылган Чаңгы үзәгендә дә балалар да, олылар да күп. Алар рәхәтләнеп чаңгы шуа. 
Регина Нәфыйкова.

Кошларны онытмыйбыз
Кыш килми ди торгач, төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Кышын кошларга ризык табу бик авырлаша. Шуңа күрә без агачларга җимлек ясап эләбез. Анда төрле ярмалар, ипи калдыклары салабыз. Кошлар агачлардагы миләш һәм кыргый алмаларны да яратып ашый. Безнең җимлекләрне күргәч, канатлы дуслар бик сөенде.
Әминә Садыйкова.

Матурлык!
Кар-бураннарын туздырып, салкын җилләрен ияртеп, кыш та килеп җитте. Авыллар, урман-кырлар, елга-күлләр ак кар астында калды. 
Кыш көне кар өсте искиткеч матур! Яңа яуган кар өстендә куянкайларның, поши һәм төлкеләрнең эзләре ярылып ята. Мондый бизәкне бары тик кыш көне генә күрергә була. Кыш көне кардан сыннар ясыйсың, “пика” атышлы уйныйсың. Бу уеннарны бары тик кыш көне генә уйнап була. Шуңа да без кышны бик яратабыз.
Әминә Мөхәммәтдинова. 

Суык безне куркытмый
Кышкы сихри матурлык безне гел урамга дәшә. Җир өстен каплаган ап-ак кар, энҗе кебек ялтырап, күзләрне иркәли. Без җылы туннарыбызны, киез итекләребезне киеп урамга ашыгабыз. Анда бик рәхәт! Чыр-чу килеп тау шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Суык битләребезне чеметсә дә, курыкмыйбыз. Туган ягыма кыш килгәнен зарыгып көтеп алам.

Әминә Кашапова.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев