Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уку тәмам. Уку дәвам итә

Аттестат – кулларда. Укуны дәвам итәргә кирәк. Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда яңа сынаулар көтә.

2020-2021 уку елында районда урта мәктәпне 63 укучы тәмамлады. Быел бердәм дәүләт имтиханнарын барлык укучыларга да тапшыру мәҗбүри түгел иде. Шул сәбәпле бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларында белем алырга теләүчеләр генә тапшырды.

Рус теленнән имтихан барлык уку йортлары өчен дә мәҗбүри. Әлеге фәннән 56 укучы имтихан тотуыннан чыгып, шул сандагы чыгарылыш сыйныф укучысының югары уку йортларында белем алырга ниятләвен әйтергә була.

– Математикадан – 30 укучы, җәмгыять белеменнән – 22, биологиядән – 19, химиядән – 18, физикадан – 14, тарихтан – 4, рус әдәбиятыннан һәм инглиз теленнән – өчәр, географиядән һәм информатикадан берәр укучы имтихан бирде. Алар бу фәннәрне үзләре укырга керергә теләгән юнәлешләр буенча сайлады,  – ди район мәгариф идарәсе методисты Лилия Галимова.

Рус теленнән имтиханда 19 бала 80нән югарырак балл җыйган. Бу фәннән иң югары баллга гимназия укучысы Айсылу Бәдретдинова һәм Г.Тукай исемендәге мәктәптән Динә Фәттахова ирешкән.

– Математикадан һәм тарихтан – Г. Тукай исемендәге мәктәптән, физикадан һәм инглиз теленнән гимназиядән берәр укучы югары балл җыйды. Җәмгыять белеменнән биш укучыбыз яхшы белемгә ия булуларын раслады. Биологиядән югары балл җыючыларыбыз өчәү. Шулар арасында лицей укучысы Айнур Шәймәрданов – 98 балл иясе. Айнур химиядән дә иң югары – 99 баллны яулады. Химия фәненнән югары балл җыючылар барлыгы бишәү. Лицейдан Алинә Фәтхетдинова белән Инзилә Әхәтованың күрсәткечләре – 97 һәм 95 балл, – ди Лилия Галимова.

Төп мәктәпне быелгы уку елында 193 бала тәмамлады. Алар ике мәҗбүри имтихан  – рус теленнән һәм математикадан – тапшырды. Нәтиҗәләр яхшы. Алдагы уку елында 70ләп укучы укуларын – урта мәктәптә, калганнары һөнәри уку йортларында дәвам итәчәк. 

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев