Уңганнар Чакмакта яши
Олы Чакмактан Фәнис Гарипов талдан читән үрә.
Читән койма белән уратылган ишегалдында чүпрәктән ясалган әби белән бабай гәпләшә-гәпләшә чәй эчә. Бабай, күрәсең, сугыш ветераны. Медальләре дә бар. Аркылы кул пычкысы, чүлмәкләр, сиртмәле кое, керосин лампасы һәм башка бик күп раритет әйберләр – барысы да сугыштан соңгы елларга алып кайта.
Олы Чакмак авылында яшәүче Фәнис Гарипов тудырган күренеш бу. Гаилә башлыгы ихатасында әкият дөньясы ясаган. Кул эшләренә осталык Фәнис абыйга буыннардан күчкән.
– Әнием – Тугаш авылыннан. Әнкәйнең олы абыйсы гомер буе балта остасы булып, авылларда өйләр салып, мунча-сарайлар җиткереп йөрде. Ильяс абый талдан читәннәр, каз оялары, чабаталар үрә иде. Минем тал эшләнмәләренә тартылуым, кул эшләрен яратуым әнием яклап килгән сәләттер, дип уйлыйм, – ди Фәнис Гарипов.
Фәнис абый котельныйда оператор булып эшли. Беренче утыртма читәнне ул моннан җиде ел элек үргән. Читән үрү идеясен Фәнис абыйга әнисе тәкъдим иткән.
– “Улым, утыртма читән үреп кара әле. Ишегалдында шундый читән күрәсем килә” дигән иде әни. Тал чыбыкларыннан читән үргәнемне сизми дә калдым. Бик матур килеп чыкты ул. Шуннан, дәртләнеп, талдан әйберләр үрә башладым, – ди Фәнис абый.
Гариповлар гаиләләре белән тырышлар, булганнар. Тормыш иптәше Энҗе апа бәйләгән шәлъяулыклар, оекбаш-бияләйләр, кофта- камзулларның нәфислеген, матурлыгын аңлатыр өчен сүзләр җитми. Әле бит ихатадагы мал-туарын, кош-кортын да карарга кирәк.
– Эшкә барганда Фәнис белән Энҗеләргә сугылмый калганым юк. Бу гаиләгә көн дә керәсе, аралашасы килә. Авылда нинди генә чара булмасын, алар һәрвакыт актив. Сәнгатькә гашыйк бу парның балалары да хезмәт тәрбиясе белән үсә. Авылларыбызны шундый тынгысыз җаннар яшәтә дә инде,– ди Олы Чакмак мәдәният йорты мөдире Тәслимә Шәймиева.
Фәнис абый бакча артында ял итү урыны да ясаган. Биредә тән генә түгел, җан да ял итә. Кызларының чыгарылыш кичәсен дә үзләре ясаган беседкада үткәргән гаилә.
Фәнис абый ясаган әйберләрне авыл клубына, башка районнарга алып китеп торалар. Соңгы эше – байбак. Аны гаилә башлыгы тормыш иптәше Энҗе белән бергәләп ясаган. Кызлары Аида да әти- әнисе кебек кул эшләренә оста, рәсемнәр ясарга ярата. Өй кыегындагы рәсемнәрне мәктәп укучысы ясаган, дип берәү дә әйтмәс! Профессионал рәссам иҗаты, диярсең.
Фәнис абый йорттагы бер бүлмәне агач кәүсәсеннән түгәрәкләр кисеп эчләгән. Табигый чимал сәламәтлек өчен файдалы, дигән фикердә райондашыбыз. Кызлары Аида зуррак формадагы мондый түгәрәкләргә рәсемнәр дә төшерә. Мондый рәсем- картиналар йортның һәр бүлмәсендә диярлек урын алган. Хәтта күлмәкләргә дә алар махсус буяу ярдәмендә үзләре теләгән бизәкләрне төшерәләр.
– Читән үрер өчен чималны су буеннан алып кайтам. Бер хыялым бар – чабата үрергә өйрәнәсем килә. Кул эше җанны тынычландыру өстенә кулларга массаж да ул, – ди, елмаеп, Фәнис абый.
Менә шундый уңган кешеләр яши арабызда.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев