Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уф, йөрәгем, су сибегез!

Һава температурасы 30-35 градус кызу булганда су булмау проблемага әйләнә. Эчәргә дә су юк, юына да алмыйсың.

Быел җәй иртә килде. Кояшлы көннәргә сөенергә өлгермәдек, май башыннан ук су җитми башлады. Башка елларда сусызлык июль айларында гына үзен сиздерсә, быел җәйгә кергәнче үк су “юллый” башладык.

 – Көн-төн яшелчә бакчасына су сипкән кешеләрне күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Төнлә җыйган су белән юынабыз. Иртән чәй куярлык та су җыелмый. Чишмәдән канистр белән су ташып алҗадык. Сатып алсаң, кыйммәткә төшә. Шәһәр җирендә су бетми бит. Нигә су бирми интектерәләр?! – ди күпфатирлы йортта яшәүче Рамил Сәхипов.

Кү пфатирлы йортта яшәүчеләр җәйге чорда беренче катта яшәүчеләргә кызыг а . Ник дигәндә, күпф атирлы йортларда иртән-көндез беренче катта су була әле. Су басымы газ котелын кабызырлык булмаса да, гел юк түгел бит әле. Җәйгелектә әти-әниләре янына шәхси йортларга күчүчеләр бар. Шәхси ихатада яшәүчеләрнең күбесенең ихатада коелары да бар.

– Җәйге чорда су җитмәү быел гына барлыкка килгән проблема түгел. Халыкның суга тилмерүен беләбез, ләкин бернәрсә дә эшләп булмый. Чөнки халык суны үзе исраф итә: бакчаларга көне-төне су сибүчеләр бар. Элек бәрәңгегә, суганга су сипмиләр иде. Хәзер үзләрен генә уйлаучылар күп, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.

Узган елдан аермалы буларак, быел халыкны су белән өч чишмә тәэмин итә. Алар – Ташлыяр авылындагы Ташлыяр һәм Госман чишмәләре, Иске Вәрәш авылындагы Дуслык чишмәсе. Тәүлегенә барлыгы 1580 кубометр су килә. Моннан тыш Мөслимдәге өч скважинадан 219 кубометр су алына. Мөслимдә кышын кулланылган су күләме 600-700 кубометрдан артмый, ди белгечләр. Тик халыкны гына да гаепләп булмый. Мөслим урамнарында көн дәвамында агач-куакларга һәм газонга су сиптерелә. – Газонга һәм агач-куакларга сибү өчен су үзәк трассадан алынмый, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. – Шушы көннәрдә Мөслимнең яңа микрорайонына өстәмә су каптажы тоташтырырга планлаштырабыз. Ул микрорайонны тулысынча су белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

– Су басымы 5 атмосфера булырга тиеш. Су урлашучылар аны ике мәртәбә киметә. Май аенда гына да законсыз төстә су кулланучы биш райондашыбыз ачыкланды, алар җаваплылыкка тартылачак. Тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк. Урамдагы су трассаларына насос ялгап, су алучыларга җәза каты булачак, – ди Ирек Заһидуллин. Җәен су җитмәү проблемасы район үзәгендә генә түгел, авылларда да бар. Социаль челтәрләрдә шушы мәсьәлә буенча язучылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев