Уеннан уймак чыкмасын!
Узган атнада янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин алып барды.
Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бу – шәхси йортларда һәм оешма-предприятиеләрдә электр көчәнеше дә арта, дигән сүз. Чөнки, гадәти электр приборларыннан тыш, гирляндалар һәм чыршы бизәү өчен кулланылучы башка җайланмалар да эшли башлый. Димәк, янгын куркынычы да арта.
Балалар бу чорда, гадәттә, салют- фейерверклар, петардалар белән уйный башлый. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә пиротехник чаралар белән шаяру нәтиҗәсендә кемгәдер зыян килер дип, башына да китерми. Фейерверкларны, петардаларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә пешүчеләр дә, имгәнүчеләр дә аз түгел. Шуны күздә тотып, янгынга каршы махсус режим кертелде.
– Махсус режим 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 1-3 класслы пиротехника җиһазларын куллану тыела. Пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектларыннан, ягулык-энергетика комплексыннан 500 метрдан кимрәк арада куллану тыела. Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, автомобиль юллары, шәхси йортлардан һәм күпфатирлы йортлардан 30 метрдан да ким ераклыкта кулланырга ярамый, – диде Мөслим һәм Сарман районнары янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтунов.
Кагыйдәләрне бозган өчен штраф яный. Шуның өстенә махсус режим вакытында штрафларның күләме арта. Гражданнарга 2-4 мең сум штраф каралган. Вазыйфадагы затларга ул 15-30 мең сум тәшкил итә. Юридик затларга 200-400 мең сум штраф каралган.
Янгыннарның төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, пиротехника эшләнмәләрен дөрес кулланмау. Иминлек йөзеннән чыршыны җылыту җиһазларыннан һәм тиз янып китүчән предметлардан ераграк урнаштырырга кирәк. Чыршы бизәгәндә шәмнәр, кәгазь уенчыклар кулланмау шарт. Гирляндаларның сертификатлыларын гына куллану отышлы. Йокларга ятканда яки өйдән чыгып киткәндә гирляндаларны, яктырткычларны сүндерергә онытмагыз! Салют һәм фейерверкларны махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга ярый.
Шунысын да әйтергә кирәк: быел җирлегебездә, узган ел белән чагыштырганда, янгыннар өч тапкыр күбрәк булган һәм ике райондашыбыз һәлак булган. 123 санлы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Альфир Гыйзетдинов янгынны кисәтү өчен кагыйдәләрнең төгәл үтәлүе кирәклеген искәртте.
– Ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалидлар һәм авыр хәлдәге гаиләләр яшәүче йортларга янгын турында хәбәр итү җайланмалары кайтты. Әлегә аларның 1875е генә куелды, – диде ул һәм бу мәсьәләгә җитди карарга чакырды.
Моннан тыш комиссия утырышында бәйрәмнәр, яллар чорында юлларны чистарту, су, электр энергиясе һәм зәңгәр ягулык белән өзлексез тәэмин итү турында да сүз булды. Эчке эшләр бүлегенә җәмәгать урыннарында иминлекне тәэмин итү бурычы куелды. Оешма- предприятиеләрдә дежур тору графиклары да иминлек максатында эшләнә.
Римма Афзалова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев