Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңайлыкларга халык сөенә

"Безнең ишегалды" программасы буенча җирлегебездә эш дәвам итә.

Быел Кооператив урамындагы 227, 229, 239а йортлары, Гагарин урамындагы 1нче, Банк урамындагы 60нчы, Тукай урамындагы 40нчы йортлар ишегалларына ремонт керде. Апрель аенда башланган ремонт эшләрен август ахырына төгәлләү планлаштырыла.

– “Безнең ишегалды” программасының җирлегебез өчен ярдәме зур. Әлеге программа нигезендә Мөслимдәге күпфатирлы ике йорт ишегалдын ремонтладык. Төзекләндерелгән ишегалдындагы уңайлыкларга халыкның сөенүен күрү рәхәт. Программаның халык өчен эшләве күз алдында – уен мәйданчыклары куела, тротуарлар ясала, йорт территориясе төзекләнә, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.

– Мөслимдә генә түгел, Мәлләтамак авылының Яшьләр урамында урнашкан 8нче йорт ишегалдында да “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерү эшләре бара. Авыл җирлегендә яшәүчеләр моңа аеруча куанды. Мондый зур эшне район бюджеты хисабына гына башкарып булмый. Республика программаларының гамәлдә булуы һәм җирлегебезгә йөз белән борылуы – лотерея билетында откан кебек, – ди “Мөслим” идарәче компаниясе җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова.

Гагарин урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдына җыйнак кына уен мәйданчыгы урнаштырып куярга да җитешкәннәр. Ишегалдында юл кырыйларына бордюрлар да куелды. Кооператив урамындагы 239а йорты ишегалдында җир тигезләү эшләре бара.

– Күпфатирлы йорт ишегалларына брусчатка җәелә, яктырткычлар, утыргычлар куела. Кече архитектура формалары да урнаштырылачак. Иң мөһиме – халык аларның кадерен белеп, саклап тотсын иде. Кайбер ишегалларында ватык таганнарга, җимерелгән утыргычларга тап буласың. Матур күренеш түгел инде бу. Һәр нәрсәнең кадерен белергә өйрәнсәк иде, – ди Рөстәм Хантимеров.

“Безнең ишегалды” республика программасына кергән ишегалларын төзекләндерү өчен быел республика бюджетыннан 17 миллион сумнан артык акча каралган. Шунысы сөендерә – ремонт барышында җәяүлеләр һәм машина юлларына асфальт түшәләчәк, тузган су торбалары да алыштырылачак.

Кооператив урамындагы 227нче, 229нчы йортларда яшәүчеләр “ремонт вакытында машина кую урыннары да киңәйтелсен иде” дип тели. Бу аңлашыла да. Ишегаллары матурлана, әмма машина юллары тарая төште.

– Бик матур, бик рәхәт Мөслимебездә! Кооператив урамыннан Ык буена таба төшкәндә берничә урында утыргычлар куелган. Урамнар матур, якты, төнлә дә курыкмыйча йөрергә була! Үз ихатасы белән яшәүчеләр ишегалларында әллә ниләр ясый, безнең кебек хөкүмәт йортында торучыларга дәүләт программаларыннан башка булмый шул. Шөкер, йорт тирәсе матур, бала-чагага уйнарга таганы, таулары бар. Без – өлкәннәргә чыгып утырырга уңайлы утыргычлар куелды. Риза-бәхил булып яшибез, – ди, ихластан сөенеп, Нурия Рәхимуллина.

Лилия Шәймиева.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев