Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңайлыклар – халык өчен

Биш авылны берләштерүче Метрәй авыл җирлегендә 489 хуҗалыкта 1115 кеше яши. Шуларның 558 е – эш яшендәгеләр. Җирлектә быел 2 пар гаилә корган, 8 бала туган. Бүгенге көндә 2 егет армиядә хезмәт итә. 

Биш авылны берләштерүче Метрәй авыл җирлегендә 489 хуҗалыкта 1115 кеше яши. Шуларның 558 е – эш яшендәгеләр. Җирлектә быел 2 пар гаилә корган, 8 бала туган. Бүгенге көндә 2 егет армиядә хезмәт итә. 
– 2018 елда халыктан 636 мең 235 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды. Хөкүмәт әлеге финанс средстволарын дүрт тапкыр арттырганнан соң ярыйсы гына сумма барлыкка килде. Метрәй авылының клуб алдын төзекләндерү, авылдагы күпер өстенә таш җәйдерү, мәчет янына парковка ясату өчен 1 млн 400 мең сум акча тотылды, – ди авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыйльфанов. 
Моннан тыш Сал. Мухан авылының Школьная урамында 700 метр озынлыкта таш-гравий катнашмасы белән юл салынган. Бу эш өчен 400 мең сум акча сарыф иткәннәр. Су башнясын койма белән әйләндереп алу 100 мең сумга төшкән. Авыл күперенә 150 мең сумлык демонтаж һәм ремонт эшләре үткәргәннәр. 
Сал. Мухан авылында социаль учреждениеләрдән төп гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, медпункт, мәдәният йорты, китапханә, почта бар. Халыкка шәхси эшмәкәр Илмира Әюпованың азык-төлек, көнкүреш кирәк яраклары кибете хезмәт күрсәтә. Метрәй авылында исә башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы, ФАП, клуб, китапханә, бер кибет эшли. Җирлектә Ирек Хәмәдишин, Раиф Мортазин, Илнур Ситдыйков кошчылык тармагы белән шөгыльләнә. Сигез кеше, крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, үз эшен ачкан. Сәетгалиевләр, гаилә фермасы төзеп, мөгезле эре терлек асрый. Айрат Шәмсетдиновның төзелеш материаллары җитештерү базасы, Рүзәл Минһаҗевның тәрәзә йөзлекләре, калай эшләнмәләр ясау цехы да Метрәйнең үзендә урнашкан. Фермерларда һәм эшмәкәрләрдә 25 кеше үзенә эш урыны тапкан. 
– Үзара салым акчасына Ольгино авылында зират коймасы яңартылачак, кирәкле материаллар инде алынды. Моның өчен 80 мең сум акча тотылды. Бу айда эшне башкарып чыгарбыз дип планлаштырабыз. Иске Чакмак авылында урам утлары яңартылды, – ди Айзат Гыйльфанов. 
– Безнең җирлек үзешчән театр коллективы белән дә дан тота. Метрәйдә ясалган Мирзанур паркында уздырылучы ярминкәләр, төрле бәйрәмнәр, Хәләф чишмәсе, балалар өчен куелган уен мәйданчыгы, күпфункцияле үзәк – барысы да авыл халкына хезмәт итә, – ди Мирзанур Галимов. 
Яңа Усы авыл җирлеге дә соңгы елларда яңара, төзекләнә. Бикмәч һәм Яңа Усы авылларында барлыгы 412 кеше гомер кичерә. Капиталь төзекләндерелгән мәктәп, балалар бакчасы, ике фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәдәният йорты һәм клуб, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары белән сәүдә итүче ике кибет, мини-пекарня, почта бүлеге эшли. 
– Җирлектә тормыш итү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Тигез юллар, социаль-мәдәни объектлар – барысы да җирлек халкына хезмәт күрсәтә, – ди авыл җирлеге башлыгы Вәсилә Игошева. 
Узган ел Усы күпере капиталь төзекләндерелгән булса, быел укучылар 13 миллион сумлык капиталь ремонт уздырылган мәктәп бусагасыннан атлап керде. Иганәчеләр ярдәме белән сафка басучы чиркәүдә тиздән чаң тавышы яңгырар дип көтелә. 
Җирлектә быел 300 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Республика программасы нигезендә дүрткә тапкырлап арттырылгач, 1 млн 500 мең сум акча тупланган. Аның 700 мең сумы мәктәп спортзалын ремонтлауга һәм территориясен төзекләндерүгә юнәлтелгән. Җирлектәге чишмәләрне ремонтлауга 60 мең сум сарыф ителсә, карт агачларны кисүгә – 90 мең сум, урам яктырткычлары ремонтына – 7 мең сум, су скважинасы өчен насос сатып алуга – 10 мең сум, адреслар күрсәткече, фасад табличкалары, мәгълүмат стенды өчен 22 мең сум акча тотылган. 
– Бездә халык матур яши. Гореф-гадәтләрне саклау, милли бәйрәмнәрне торгызу максатында күп эшләнә. Алексей Пискуновның пекарнясында икмәге, булкасы-пирогы пешерелә, – ди Дания Тимашева. 
Җирлектә Рәфил Нуретдиновның “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә. Фермер пай җирләре өчен вакытында түләп бара, – ди җирлек башлыгы. Хуҗалык 17 кешене эш белән тәэмин иткән, кошчылык белән шөгыльләнүче Валерий Матросов һәм Сергей Чернышевта 4 кеше эш урыны тапкан. 
– Бүген җирлектә электр линияләре һәм баганалары яңартыла. Киләчәктә Яңа Усы авылының Пионер һәм Совет урамнарына гравий җәйдерү, юлын күтәртү планлаштырыла. Бикмәч авылының фельдшер-акушерлык пунктына, Яңа Усы авылы мәдәният йортына да ремонт таләп ителә. Халык ял паркы һәм балалар өчен уен мәйданчыгы да сорый, – ди Вәсилә Игошева. 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев