Төзәтергә иде ялгышларны
Бүгенге көндә район ведомствоара исәбендә социаль яктан куркыныч 10 гаилә исәпләнә. Аларда 25 бала тәрбияләнә. Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең балигъ булмаганнар бүлекчәсендә урлашу һәм спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 10 яшүсмер исәпкә куелган.
Бер очрашуда шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов: “Без күпвакыт “Хайван булма”, “Хайваннан да түбән төшмә инде”, дияргә яратабыз. Берәр хайванның баласын ташлап калдырганын күргәнегез бармы? Күпме балалар ата-ана назыннан мәхрүм. Караучысыз калган әти-әниләр дә, ни кызганыч, арта бара. Бәлки, безгә хайваннардан үрнәк алу кирәктер?” – дигән бик гыйбрәтле фикер әйткән иде. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең утырышында шушы сүзләрне искә төшердем.
Комиссиядә исерек хәлдә гаиләсендә тавыш чыгарган, балаларын тиешенчә карамаган, сабыйлары алдында исерткеч эчемлекләр кулланган берничә гаилә тикшерелде. Тәрбиягә бала алырга теләк белдергән ике гаилә рөхсәт алды.
Салауз-Мухан авылында яшәүче берәү үзләренә кунакка кергән авылдашы (хатын-кыз!) белән бергә эчкәннән соң, ике баласы белән хатынын өеннән куып чыгара һәм ишекне бикләп куя. Төнге уникедә урамда калган хатын полиция хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр була. Утырышта катнашучы полиция һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аларның өендә тәртип һәм чисталык булмавын да әйттеләр. Утырыш карары белән Мухан кешесе район эчке эшләр бүлегендә исәпкә алынды. 6 ай дәвамында аның тәртибе, өйдәге тормышы эчке эшләр һәм социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләренең даими игътибары үзәгендә булачак. Мондый очракның беренче тапкыр булуын исәпкә алып, комиссия членнары ир-атка кисәтү ясау белән чикләнде. Салауз-Мухан мәктәбе җитәкчелегенә дә әлеге гаиләне игътибарга алырга тәкъдим ителде.
Мәлләтамак авылында яшәүче бер гаиләдә ике бала үсә. 2018 елның декабрендә әлеге гаилә балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен социаль яктан куркыныч гаилә ведомствоара район исәбенә куелды. Февраль аенда гына да гаилә башлыгы белән хатынына дүрт беркетмә төзелгән! Алар икесе дә беркайда да эшләмиләр. “Әни” исемен йөртүче ханым беренче ике баласы өчен аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе рәисе Рафаэль Демидов әлеге гаиләгә йөрәгеннән чыккан ачыну сүзләрен җиткерде:
– Оятыгыз бармы сезнең?! Әниләре исән-сау була торып, балалар ана назына тилмерәләр. Картлык көннәрегез җиткәч, нәрсә күрербез дип уйлыйсыз?! Тормышыгызны, көнкүрешегезне тулысынча үзгәртмисез икән, картлык көнегездә картлар йортында калмассыз дип булмый. Сез балаларны хезмәткә, тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтергә тиеш. Ә сез нинди үрнәк күрсәтәсез? Алга таба да шулай дәвам итсәгез, балалардан колак кагачаксыз бит! Акылга утырыгыз инде!
Бу гаиләгә бер тапкыр кисәтү ясалган булган инде. Комиссия гаиләгә штраф салу турында карар чыгарды. Канун таләбе буенча шулай тиеш. Шулай да комиссия составындагы һәркем үзен гаепле хис итте кебек. Чөнки әти-әнинең юньсезлеге, гаебе белән һаман да балаларга авырга туры килә. Штрафка тотыласы акчага балаларга кием-салым яки тәмле ризык алырга булыр иде. Шулай да әни кешенең шушы көннәрдә алкоголизмнан дәваланырга барачагын әйтүе аз булса да өмет уятты.
Югары Табын авылыннан утырышка чакырылган берәү, нәни баласы була торып, исерткеч эчемлек кулланган. Җитмәсә, әнисе белән сүзгә килеп, тавыш чыгарган. Ире аларны ташлап чыгып киткән. Комиссия членнарының: “Кире кайтса, иреңне кертәсеңме соң?” дигән соравына ханым “әйе” дигән булды. Сорауларга теләр-теләмәс кенә җавап биргән ханымның күзләрендә кылганнары өчен үкенү, оялу яки баласына һәм әнисенә тудырган авырлык өчен борчылу сизелмәде.
Олы Чакмак авылында яшәүче хатын-кызның мондый утырышларга беренче генә килүе түгел. Аның ире һәм туганнары да эчүчелек белән шөгыльләнә. Бу гаиләгә элегрәк кисәтү дә ясалган, штраф та салганнар, балаларыннан да аерып караганнар. “Тәртипкә килделәр” дип, балалар гаиләгә кайтарылган. Газ ягулыгыннан файдаланган өчен түләү башкарылмыйча, бурычлары да байтак җыелган. Газ өзелсә, балаларны гаиләдән алачаклар. Комиссия членнары бу юлы әлегә кисәтү белән тукталды. Әмма әни кеше эчүен туктатмаса, соңгы карарны чагарачакларын искәрттеләр.
Үз язмышын һәркем үзе яза. Үз бәхетен дә һәр кеше үзе төзи. Бүген бик күп гаиләләр, әти-әни булу бәхетен татый алмыйча, бала сөяргә тилмерә. Тумыштан авыру баласына ничек ярдәм итәргә белми “ут йотучы”, сабыеның гомерен озынайту өчен үз гомерен бирергә әзер торучы әти-әниләр күп. “Яшел елан”нан аерыла алмыйча, сау-сәламәт балаларын онытып, үз сәламәтлекләренең кадерен белми яшәгән затларга тормыш мәгънәсен ничек аңлатырга микән?! Төзәтергә иде бит ялгышларны!..
Фәридә Гайнетдинова.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев