Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзибез, яңартабыз (Илнур Әхмәтов белән әңгәмә)

Тормыш шартларын яхшырту, җирлегебезне матурайту максатында җирлегебездә ел саен күләмле төзекләндерү эшләре башкарыла.

Тормыш шартларын яхшырту, җирлегебезне матурайту максатында җирлегебездә ел саен күләмле төзекләндерү эшләре башкарыла. Республика һәм федераль программаларда катнашу әлеге эшләрне уңышлы башкарып чыгарга, киң масштабта төзелеш алып барырга мөмкинлекләр бирә. Әңгәмәдәшебез – район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов белән шулар хакында сөйләштек.

 

– Илнур Хатыйпович, иң элек районыбызда тормышка ашырылучы программаларга тукталып үтсәгез иде.

– Соңгы елларда Мөслим районы күп кенә федераль һәм республика программаларында катнаша. 2018 елда Татарстанда 45 программа эшли. Безнең район төзелеш буенча 39 программаның егермесендә катнаша. Юл төзелеше буенча дүрт программада катнашу хокукы алып, бүгенге көндә әлеге юнәлештә дә нәтиҗәле эшчәнлек алып барабыз. 2018 елда программалар буенча финанслау күләме 597,8 миллион сум тәшкил итте. Аның 151,5 млн сумы төзелеш һәм капиталь төзекләндерү өчен кулланылса, 446,3 млн сумы юл төзелеше өчен файдаланылды. Моннан тыш төзелеш тармагы өчен җирле бюджеттан 10,2 млн сум ярдәм бирелде. Төзелеш объектлары өчен кулланылган салым акчалары 75 млн сум тәшкил итә.

– Соңгы ике-өч елда гына да күп кенә белем бирү учреждениеләрендә капиталь төзекләндерү эшләре узды. Быел кайсы мәгариф учреждениеләре “яңа күлмәк” киячәк?

– Әйе, районда белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрен яңарту, яхшырту юнәлешендә күп эшләнде һәм төзекләндерү эшләре бүген дә дәвам итә. Республика программасы нигезендә Вәрәшбаш авылындагы “Аккош” балалар бакчасында һәм Яна Усы авылы мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Биналарда түбә, тәрәзәләр, тышкы ишекләр алыштырылды. Бүгенге көндә фасад ремонты һәм  эчке эшләр бара. Җирле бюджет ярдәме белән Югары Табын, Метрәй, Рус Шуган мәктәпләрендә, Мөслим лицеенда һәм гимназиядә, район үзәгендәге “Ләйсән” балалар бакчасында, Салауз Мухан мәктәбе бинасына фельдшер-акушерлык пунктын кертү максатында төзекләндерү эшләре үткәрелде. Вәрәшбаш балалар бакчасын, Югары Табын һәм Яңа Усы мәктәпләрен, Тойгелде мәктәбе спортзалын төзекләндерү өчен үзара салым акчасыннан финанс ярдәме бүлеп бирелде.

– Спорт мәйданчыкларын төзү һәм яшүсмерләр клублары челтәрләрен төзекләндерү буенча да нәтиҗәле эш бара, дип беләбез.

– Республика ярдәме белән “Батыр” клубында һәм “Мизгел” яшьләр үзәгендә төзекләндерү эшләре башкарыла. “Мизгел” яшьләр үзәгендә эшләр тәмамланды. Биредә түбә алыштырылды, отмостка ясалды һәм эчке ремонт эшләре башкарылды. Яшүсмерләр клубларын төзекләндерү юнәлешендә “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда спорт мәйданчыгы урнаштыру планлаштырылган иде. Бүгенге көндә мәйданчыкны төзү эшләре тәмамланып килә, биредә “ясалма үлән” җәясе генә калды. Лагерь территориясенә модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштыру өчен җирле бюджеттан 800 мең сум акча бүлеп бирелде.

– Илнур Хатыйпович, соңгы елларда мәдәният объектларын төзү һәм яңартуга аерым игътибар бирелә. Бу хакта да әйтеп үтсәгез иде.

– “Авыл мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү” республика программасы күп кенә авыл мәдәният йортлары биналарын яңартырга мөмкинлек бирде. Быел әлеге программа ярдәмендә Олы Чакмак һәм Тойгелде авыллары мәдәният йортларында капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла, аларда 13,5 млн сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Җирле бюджеттан бирелгән финанс ярдәме нигезендә Тойгелде, Метрәй, Баек, Яңа Карамалы мәдәният йортларында да ремонт эшләре башкарылды.

“Татарстан Республикасы торак пунктларын су белән тәэмин итү” программасы буенча Исәнсеф һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә су линияләре дә яңартылды, дип беләбез.

– Әйе, әлеге программа кысаларында ТР Газлаштыру фонды тарафыннан Тойгелде һәм Тат. Бүләр авылларының су линияләрен реконструкцияләү каралган иде. Тойгелде авылында эш инде тәмамланып килә, Тат. Бүләр авылында эшнең 70 проценты башкарылды. Финанслау күләме 8,7 млн сум тәшкил итә. Исәнсеф авыл җирлеге быел Исәнсеф, Иске Сәет, Исәнсеф-Чишмә авылларында су линиясен ремонтлау өчен үзара салым акчасыннан 2,1 млн сум бүлеп бирде. Үзара салым акчасы хисабына Катмыш авылында да 2,4 млн сумга су линиясен сузу эшләре башланды.

– Илнур Хатыйпович, юл төзелешенә тукталмасак, әңгәмәбез тулы булмас кебек...

– Юлларны төзү һәм ремонтлауга ел саен зур игътибар бирелә. Әле кайчан гына юллар иң “авырткан җир” булса, бүген без бу мәсьәләне әкренләп хәл итеп киләбез. 2018 елда юл эшләрен финанслау күләме 446,3 млн сум тәшкил итә, үзара салым средстволарыннан да 11,3 млн сум күләмендә акча юлларны төзекләндерү өчен тотылачак. Бүгенге көндә Актаныш – Мөслим участогында 4 км озынлыктагы юлга икенче кат асфальт-бетон катламын җәю бара. Мөслим – Иске Сәет юлының Симәк – Иске Сәет участогында 11,7 км арага икенче кат асфальт-бетон катламын җәю эшләре дәвам итә. Актаныш – Мөслим – Бикмәч юлында – 1,7 км озынлыкта, Актаныш – Мөслим – Яңа Усы – Яңа Сәфәр – Баек юлында 7 км озынлыкта гравий өслекле юлларны төзекләндерү эшләре башкарылды. “Гомуми кулланлышта булган каты өслекле автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү” программасы кысаларында 6,12 км озынлыкта “Волга М-7” трассасының Иске Айман – Октябрь участогында һәм Тат.Бүләр – Үрәзмәт юнәлешендә ремонт эшләре алып барыла. “Торак пунктларда юл-урам челтәрен норматив таләпләргә китерү (вак таш-ком катнашмасы белән)” программасы кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә 20 млн сум акча бүлеп бирелде. Әлеге средстволарга Мөслим авылындагы Шашин, Татарстан, Комсомол, Октябрь, Кооператив, Колхоз урамнары, тыкрыклар тәртипкә китерелде. “Аргамак” ат спорты мәктәбенә юл һәм парковка, район ветеринария берләшмәсе территорриясендә парковка, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасына юл һәм парковка төзелде. "Главтатдортранс" учреждениесеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның юл эшләре программасына Мөслим – Саклаубаш – Юлтимер юлының Мәлләтамак авылы аша үтүче өлешенә ясалма яктырту җайланмалары урнаштырылачак. Авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә үзара салым акчасының роле зур. Юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урамнардагы яктылык һәм зиратлардагы тәртип әлеге средстволар хисабына башкарыла. 2018 елда күпчелек авыл жирлекләре үзара салым акчасын үзәк мәйданчыкларны төзекләндеру, парк һәм скверлар ясау, авыл территорияләрен матурлау өчен тотты.

 

Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев