Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзүче Әлфинә

Әлфинә Мөхәмәтханова – Каенсаз кызы. Биеклек яратучы кызны дус-ишләре төзүче булыр, дип фаразлый.

Ләкин Әлфинә, барысын шаккатырып, Бөгелмә шәһәрендәге сәүдә техникумына юл тота. Анда сатучы һөнәрен үзләштерә дә, Бөгелмә шәһәрендәге кибетләрнең берсендә эшли башлый. Аннан соң Мөслим районы кулланучылар җәмгыяте юлламасы нигезендә Ташъелга авылы кибетенә эшкә кайта. Биредә ул булачак тормыш иптәше Рәфис белән таныша. Яшь гаилә Мөслимгә күченгәч, Әлфинә үз тормышын кардиналь төстә үзгәртә дисәк, хата булмас. Кечкенәдән йөрәк түрендә йөрткән төзүче булу хыялы тынгылык бирми аңа.

– 12 ел сәүдә системасында эшләгәч, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасының раствор-бетон узелына эшкә урнаштым. Җиңел эш түгел, әлбәттә. Ләкин штукатур-маляр эшенә үземне әле әзер түгел, дип уйладым. Бу эшне башкаручыларны читтән генә күзәтеп, кызыгып йөрдем дә, сигез ел бетон растворы әзерләп ташыганнан соң, бернинди икеләнүләрсез штукатурчылар бригадасында эшли башладым. Ул вакытта оешмада Хәмит абый Хафизов прораб иде. Эшкә бик тиз өйрәндем, чөнки остазларым тәҗрибәле, хезмәттәшләрем бу эшнең чын осталары иде. Хезмәттәшләрем Гөлнара Исхакова, Фәния Исмәгыйлева белән дус-тату эшлибез, – ди Әлфинә апа.

Бер ел эшләгәч, тырыш хезмәтенә бәя буларак, Әлфинә апага дүртенче разрядны бирәләр. Штукатур һөнәренең нечкәлекләренә аны үзе белән бергә эшләүче Рәмзия апа Заһидуллина өйрәтә.

– Әлфинә апа – тырыш, тынгысыз хезмәткәрләребезнең берсе. Бик күп йортларны матурлауда катнаша ул. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында 23 ел эшләү дәверендә яраткан һөнәренең бөтен серләренә төшенде. Хәзер инде ул бай тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша. Озак еллар бер урында эшләр өчен эшеңне бик нык яратырга кирәк, – ди оешма прорабы Нияз Имаев.

Төзелеш өлкәгьсенә өч дистә елга якын гомерен багышлаган райондашыбыз тормыш иптәше Рәфис белән ике бала үстергән. Авылдан Мөслимгә күчеп килгәч, күпфатирлы йортта яши башлый алар. Кулы эштән курыкмаган Әлфинә белән Рәфис үз йортларын, ихаталарын булдырырга карар кылалар. Яңа микрорайонда җир алып, икәүләп йорт күтәрәләр.

– Әлфинә штукатур-маляр булгач, өйнең эчен эшләү өчен кеше эзлисе, эшче яллыйсы булмады. Икебезнең тырышлык белән тергезелгән йортыбыз – куанычлы, нигезе бәрәкәтле булды. Шушы йортта балаларыбыз үсте, оныгыбыз тәпи китте. Бүген инде икенче мәртәбә әби-бабай булырга әзерләнәбез, – ди Рәфис абый.

Әлфинә апалар бригадасы бүген Иске Вәрәш авылындагы шәхси йортта эшли. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы эшчеләре салып биргән йортларны матурлап бетерү – штукатурчы кызлар өстендә.

– Оешмага йорт салып бирергә сорап килүчеләр шактый. Аларның теләге буенча без проект төзибез, чыгымнарны исәплибез. Штукатур-малярлар бригадалары тырыш хезмәтләре белән сөендерә. Әлфинәнең кулы тигән объектларга аның хезмәте генә түгел, күңел җылысы да кергән. Хәзер заманча технологияләр кулланабыз. Безнең штукатурчы кызлар бетон өслекләрдә генә түгел, ә пенопласт, гипсокартон өслекләрдә дә гипс шпаклевкасы белән дә эш итә белә, – ди оешма җитәкчесе Илдар Авзалов.

Йортларыбыз, әйләнә-тирәдәге биналар, корылмалар – матур,  эксплуатацияләү вакыты озак булсын өчен аларны даими карап, ремонтлап торырга кирәк. Бу эшләрне башкаруга да штукатур-малярларның хезмәте кергән. Махсус күнекмәләрдән һәм осталыктан башка бу эшне сыйфатлы башкарып булмый. Штукатур-маляр – бүген дә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.

Лилия Шәймиева.

Фото – Ә.Мөхәмәтхановының гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев