Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Тынычлык күгәрчене

Алтмышынчы елларда, АКШ белән Куба арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелеп, сугыш куркынычы янаган чор. Халык “Иртәгә ни булыр икән?” дип куркуда яши. Шул елны мин маскарадта тынычлык күгәрчене булып киендем.

Мин, 1959 елда 10 классны тәмамлап, клуб мөдире булып эшли башладым. Клубның бер дә рәте булмагач, концертларны, спектакльләрне иске кәнсәдә куя идек. 1959 елның октябрь бәйрәмендә яңа клуб ачылды. Яшьләр тагын да активлашты. Спектакль әзерләп, күрше-тирә авылларда куйдык һәм тамашачыдан җыелган акчага Яңа ел бәйрәмен үткәрдек! Ул чорда хәзерге кебек иганәчеләр юк иде бит. Барысын да үзең эшләп табарга кирәк иде. Клуб мөдиренең эше аның белән генә бетми әле! Урманнан чыршы алып кайтып, залга утырту, кәгазьдән, картоннан уенчыклар ясау (сатып алырга юк иде), лотерея билетлары әзерләү, Кыш бабай, Кар кызы булу өчен кеше табу, маскаларга бүләкләр алу...

Уеннарда, халык бик актив катнаша, концерт номерлары белән чыгыш ясаучылар да күп. Зал тула, балалар сәхнә кырында чүгәләп утырырлар иде. Шулай 1972 елга кадәр эшләдем.

Алтмышынчы елларда, АКШ белән Куба арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелеп, сугыш куркынычы янаган чор. Халык “Иртәгә ни булыр икән?” дип куркуда яши. Шул елны мин маскарадта тынычлык күгәрчене булып киендем. Илләр арасында барган сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлаттым, үзара килешеп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру кирәклеге турында сөйләдем һәм чыгышымны шигырь белән дәвам иттем:

Оч, тынычлык күгәрчене,

Оч еракларга.

Тапшыр минем сәламнәрне

Бар халыкларга!

Бәйрәм ахырында урыннар билгелиләр. Халык арасыннан күп еллар урманчы булып эшләгән Кәндел абый Хәйруллин тавышы яңгырады:

– “Тынычлык күгәрчене”нә – беренче урын!

Шулай итеп, маскарадта беренче урынны алдым. Хәзер дә бәйрәмнәрдә катнашырга тырышам, яшь белгечләргә киңәшләремне бирәм. Күп еллар “Яшь йөрәкләр” ансамлендә биедем. Әйтер сүзем шул: Яңа елга ничек керсәң – елың шулай үтә. Бәйрәмнәрдә актив катнашыйк, елларыбыз тыныч булсын. 2019 ел барыбызга да бәхет-шатлык алып килсен!

Сәрмәдия Солтанова. Яңа Карамалы.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев