Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тынгысыз җан

Мәңгелек йортка илтүче юллар, күперләр төзекләндерелә. Бу эшләрне гадәттә зират караучылар оештыра. Районда әлеге вазыйфаны җаваплылык белән башкаручыларның күп булуы сөендерә. Исәнсеф авылыннан Мөҗәһидан ага Мортазин да шундыйлардан.

Соңгы вакытта мәңгелек йортларыбыз булган зиратларда тәртип булдыру игътибар үзәгенә алынды. Язы-көзен өмәләр үткәрү белән генә чикләнмичә, зират әдәпләрен, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен күрсәтүче элмә такталар куела. Мәңгелек йортка илтүче юллар, күперләр төзекләндерелә. Бу эшләрне гадәттә зират караучылар оештыра. Районда әлеге вазыйфаны җаваплылык белән башкаручыларның күп булуы сөендерә. Исәнсеф авылыннан Мөҗәһидан ага Мортазин да шундыйлардан.

83 яше тулуга карамастан, егетләрчә җитез хәрәкәтле, үткен зиһенле Мөҗәһидан ага гомер-гомергә туган авылы һәм җирлек язмышы өчен борчылып яши. Алты ел инде Исәнсеф авыл җирлегенең ветераннар советын җитәкли. Зират караучы вазыйфасына алынуына да унбиш ел үтеп киткән. Исемен күтәрү өчен генә түгел, бу эшкә бөтен җанын-тәнен биреп башкару өчен алынганлыгы күренеп тора. Ул чакта зиратның агач коймалары авып-түнеп беткән була. Мөҗәһидан Мортазин аны яңарту өчен материал эзләп кенә дә ике ел йөри әле. Ул вакытта “Мәлләнефть” акционерлык җәмгыятен җитәкләгән Марат Таҗиевка мөрәҗәгать итә. Генераль директор зиратны әйләндереп алу өчен 300 данә тимер торба һәм сетка-рабица белән ярдәм итә. Авыл халкы белән бергәләп зиратны әйләндереп алалар. Шул ук елны авыл халкыннан җыелган акчага зират йортын да яңартып куялар. Бераз соңрак эчке тәртип кагыйдәләре дә язып эленә.

– Зиратны даими карап, чистартып торабыз. Язын һәм көзен зурлап өмәләр үткәрәбез. Җәй дәвамында ике-өч тапкыр үләнен чабабыз. Ни кызганыч, андый өмәләргә читтә яшәүче авылдашлар гына сирәк кайта, – ди Мөҗәһидан ага.

Ил агасы картайган агачларны кистерү турында да уйлый бүген. Тәвәккәллеге, тынгысызлыгы бар: анысын да башкарып чыгарлар, иншәАллаһ.

Әлфинур Ногманова.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев