Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәвәккәл югалмас

Кошчылык тармагы районда зур үсеш алды. Метрәй авылында Илнур Ситдыйковның кош-корт үстерүгә нигезләнгән фермасы җиденче елын уңышлы гына эшли.

– Үз эшемне башларга җизнәбез Алмазның киңәшләре ярдәм итте. Туганнар арасында иң беренче булып эшне башлаучы ул булды. Аңа ияреп, әтием белән әнием – Лениза һәм Вакыйф Ситдыйковлар да кошчы булып киттеләр. Алар артыннан мин иярдем. Эш башлаганда яныңда терәк булырдай, төпле киңәш бирердәй якыннарың булса, ышанычлырак. Теләк булса, максатлар да чынга аша, – ди Илнур. 
Илнур – Тойгелде авылы егете. Мәктәптән соң, югары уку йортын тәмамлап, икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Тормыш иптәше Айгөл белән ике бала үстерәләр. 
– Мөслимдә, гомумән, тырыш халык яши. Шунысы сөенечле: үз эшен башлап җибәрүчеләр арасында яшьләр күп. Мин үзем Җәлил бистәсеннән килен булып төштем. Гаилә фермасын Илнур белән бергә алып барабыз. Өч кешене эш урыны белән тәэмин иттек. Үзеңә эшләү, чиста авыл продукциясе җитештерү отышлы, дип уйлыйм. Эштән куркып тормасаң, барысына да ирешергә була, – ди Айгөл. 
Илнур 2018 елда 3 миллион сум күләмендә дәүләт гранты ота. Әлеге средстволарга бинаның түбәсе ябыла, идәннәре эшләнә. Германиядән җиһаз алына. Үз эшен 22 мең баш тавык белән башлап җибәргән Илнур эшен алга таба тагын да киңәйтергә планлаштыра. 
– Теләктәшлек белдерүчеләр һәм ярдәм итүчеләр булгач, эшләве җиңел, билгеле. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр бу яктан бик бәхетле, дип әйтер идем. Эшне башлаганда төрле грантлар һәм субсидияләрнең ярдәме бик зур. Иң мөһиме – ялкауланма, эшлә генә! – ди райондашыбыз. 
Ситдыйковларның гаилә фермасында 44 мең кош тәрбияләнә. Тавыкларны күрше-тирә районнардан гына түгел, Себердән, Беларусьтән дә килеп алалар. Алга таба Илнур яңа бина төзергә, кошлар санын арттырырга, яңа җиһазлар булдырырга планлаштыра. 
– Күпләр эшсезлек проблемасын күтәреп чыга. Өйдә ятып кына беркем дә алдыңа китереп куймый. Татар халык мәкалендәгечә, хезмәт төбе – сары алтын. Эшләгән кешенең ашы да тәмле, тормышы да ямьле була. Балаларыбызның үз эшләрен булдыруларына, инде берничә ел аны ипләп кенә алып баруларына сөенәбез. Оныкларыбыз да язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләр, дип уйлыйбыз. Инде хәзер үк алар – безнең кул арасында, ярдәмләшеп үсәләр, – ди Вакыйф Ситдыйков. 
Эшне башлаганда авырлыклар булмый калмый инде ул. Беренче этапта чебешләр аласың, үстереп сатасың. Кергән акчаны кая тотсаң да, җитмәс кебек. Кулга “тере акча” кергәч, аны куяр урын да табыла. Эш серләренә, тормыш гыйлеменә китап укып кына өйрәнеп булмый. Ситдыйковлар уртак хезмәтләрен үзләре кебек фермерларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп, әти-әниләре киңәшен тотып, күзәтүләреннән чыгып алып баралар. Юрист, икътисадчы белгечлекләре булу да эштә бик ярдәм итә Ситдыйковларга. 
Махсус ташламалар һәм грантлар, кире кайтарып бирелми торган дәүләт акчалары булганда, үз эшен башлаучылар киләчәктә дә булыр әле! 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев