Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тупланма пенсияне билгеләү тәртибе

Эш бирүчеләрнең иминият түләүләре һәм аларны инвестицияләүдән булган керемнәр хисабына пенсия тупланышын гомер буе ай саен түләү ул тупланма пенсия. 

2015 елның ахырына кадәр сайлау аның файдасына булган очракта 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнарның тупланма пенсиясе формалаша ала. Әле яңа гына эшли башлаган һәм иминият түләүләре беренче тапкыр түләнәчәк яшь кешеләрнең хезмәт эшчәнлегенең беренче биш елында пенсия тәэмин итү вариантын сайлау хокукы бар: иминият пенсиясен генә формалаштырыргамы әллә иминият һәм тупланма пенсияләрнеме. 
2019 елгы пенсия реформасы пенсия яшен бары тик картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен генә үзгәртте. Ә тупланма пенсия өчен (ул кешенең Россия Пенсия фондындагы махсус счетындагы үз тупланмаларыннан түләнә) билгеләү яше үзгәрмәде. Ул элеккечә хатын-кызлар өчен – 55 яшь, ир-атлар өчен – 60 яшь. Пенсия тупланмалары булган кеше картлык буенча иминият пенсиясен көтәргә дә, аларны иртәрәк тә кулланырга хокуклы. Моның өчен ул тиешле яшькә җитүдән тыш билгеле коэффициентка һәм иминият стажына ия булырга тиеш. 2020 елда 11 ел эш стажы һәм коэффициент 18,6 булырга тиеш. 
Тупланма пенсияне алуның өч төрле варианты бар: бер тапкыр түләү, сроклы пенсия түләве яисә гомер буена түләү. Бер тапкыр түләү гариза буенча башкарыла. Әмма аның суммасы мондый түләүгә гариза биргән вакытка кешегә тиешле пенсиянең 5 процентыннан артмаска тиеш. Сроклы пенсия түләвен алу вакытын кеше үзе билгели, ләкин ул 10 елдан ким булырга тиеш түгел. Тупланма пенсия гомер буена билгеләнә. Исәпләү өчен пенсия тупланмалары түләү булачак айлар санына бүленә. 2020 елда ул 258 ай тәшкил итә. Мәсәлән, сезнең пенсия фонды счетында 258 мең сум акчагыз булса, тупланма пенсия айга 1 мең сум тәшкил итәчәк. Картлык буенча иминият пенсиясенә хокук барлыкка килгәч, пенсионер ике пенсия – картлык буенча иминият пенсиясе һәм тупланма пенсия алачак. 

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев