Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туклану сыйфаты тикшерелде

Килешү нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә туклануны оештыру шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимова тарафыннан гамәлгә ашырыла

Район контроль-хисап палатасы 2024 елда 8 мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында технологик карталарга, аш әзерләү картасына, бердәм меню буенча пешерү, накладнойлар, әзер продуктларның бракераж журналы, продукциянең факттагы авырлыгы сайлап тикшерелде. Туклану режимына, ашханә җиһазларының торышына, санитар-гигиена таләпләрен үтәүгә анализ ясалды.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, уку елы башына барлык мәгариф учреждениеләрендә дә туклануны оештыру турында боерыклар ясалган. Шулар нигезендә бракераж комиссияләре составлары расланган, туклануны оештыру өчен җаваплылар билгеләнгән, балаларның туклану графигы расланган.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклану мәгариф идарәсе белән килешү нигезендә эшләнгән унике көнлек бердәм меню буенча башкарыла. СанПиН нормалары нигезендә меню мәгариф учреждениесе җитәкчесе тарафыннан раслана. Азык-төлек белән тәэмин итү буенча муниципаль контрактларның үтәлешен тикшергәндә һәм бердәм менюны үтәгәндә хокук бозулар ачыкланмады. Продуктларның яраклылык вакытына туры килүе буенча сертификатлар, продуктларның сыйфатын раслаучы документлар бар, хокук бозулар ачыкланмады.

Азык-төлек блогында һәм складта ризыкны саклау билгеләнгән таләпләргә туры килә. Мәгариф учреждениеләрендә коррупция күренешләре ачыкланмады. Җитешсезлекләр бетерелде. 

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев