Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлы яз

Һәр яз халкыбызга сөекле Тукаебыз белән бәйле бәйрәм алып килә. Бу көн чын милли тойгылар уята, күңелләрне кузгата, телебез, милләтебез, туган җиребез, газиз кешеләребез турында уйлата. 26 апрельдә Тукай скверында узган бәйрәмдә катнашкан һәркем шундый хисләр кичергәндер, мөгаен.

Сквер төзелгәннән бирле Туган тел көне Мөслимдә зур бәйрәм төсен ала. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, җирлегебездә яшәп иҗат итүче әдипләр – халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Татарстанның атказанган сәнгать эшле­клесе, Татарстанның атказанган укыту­чысы, С. Сөләйманова, А. Алиш, Ш. Галиев исемендәге әдәби бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Татарстанның атказан­ган мәдәният хезмәткәре Лилия Садри­ева бәйрәмнең кадерле кунаклары бул­ды. Район башлыгы катнашында узган шигырь тантанасында әдәбият-сәнгать сөюче райондашларыбызның быел тагын да күп булуы сөендерде. Димәк, район халкы шигърияткә битараф түгел, китап укый, Тукайны белә һәм ярата! Тукай һәм якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләү белән беррәттән, җыр сәнгатен үз иткән балаларның Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкаруы, милли биюләр, курайчылар чыгышы, театральләштерелгән күренешләрне та­машачыларыбыз алкышларга күмде. Ту­ган җиребезне, туган телебезне, халкы­бызны, илебезне Тукаебыз кебек яра­тырга чакырды район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең чыгышында.

Сөекле Тукаебызның туган көне мәгариф һәм мәдәният учакларында ел саен зурлап билгеләп үтелә. Мөслим ли­цеенда үзенчәлекле чара үтте: биредә мөгаллимнәр дә, укучылар да бәйрәм алдыннан ике атна дәвамында мил­ли баш киеме – калфак-түбәтәйдән йөрде. Узган ел акция рәвешендә уз­ган чара быелдан традициягә әверелер, мөгаен. Бәйрәмнәрдә булса да милли кием элементларын куллану кызлар­да хатын-кызларга хас тотнаклылык, нәзакәтлелек, нәфислек кебек сыйфат­лар тәрбияләсә, егетләрдә матурлык тойгысын уята, пөхтәлек, тәртип бул­дырырга ярдәм итәр дип уйлый лицей мөгаллимнәре.

Гөлназ Җәлилова.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев