Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында һәлакәттән соң өч кеше хастаханәгә озатылган

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагере янында булган, дип хәбәр итә Татар-информ. Тукай районында чит ил машинасы юл кырыена очып төшеп киткән, һәлакәттән соң өч кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнлә бердәм...

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагере янында булган, дип хәбәр итә Татар-информ.

Тукай районында чит ил машинасы юл кырыена очып төшеп киткән, һәлакәттән соң өч кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Тукай районында "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагере янында юл-транспорт һәлакәте булу хәбәре килеп ирешкән.

"Дэу Нексия" руле артында 24 яшьлек хатын-кыз булып, ул идарәне югалтып, машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм ауган.

Чаллы 6нчы зона коткару хезмәткәрләре автомобиль аккумуляторын сүндереп, зыян күрүчеләргә машинадан чыгарга булышкан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 24 яшьлек машина йөртүче, 25, 26 яшьлек пассажирлар хастаханәгә озатылган, хәлләре уртача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев