Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тукай оныклары» исемле әдәби кичә узды

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан “Мөслим туган як музее” хезмәткәрлре Үзәк китапханә хезмәткәрләре беләнб ерлектә Түбән Табын мәктәбе-сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тукай оныклары» исеме астында әкият геройлары белән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалык ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турында хатирәләрен тыңладылар. Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр сөйләделәр, «Су анасы», «Бала белән Күбәләк», «Сарык белән кәҗә» әкиятләре белән таныштылар. "Тукай әсәрен иллюстрацияләр буенча тап", “Су анасының чәчен үр”, “Уйлап тап” дип исемләнгән викторина укучылар күңеленә хуш килде һәм алар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Балаларда да бөек татар шагыйре шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге бар иде.

Фотолар - музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев