Тугашым тарихын барлый
Туган авылым Тугашның 265 еллыгы уңаеннан оештырылган кичәнең кунагы булырга насыйп итте.
Тугаш авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты җитәкчесе Флүрә һәм Радик Мәхүбрахмановлар зурлап чакыргач, гаиләбез белән кайттык. Тик мин күзаллаган чара булмады бу.
Тик мин күзаллаган чара булмады бу. Тамаша залында берничә дистә авыл апасы утырыр, авылымда ике-өч бөртек кенә калган мәктәп баласы шигырь сөйләр, мин белгән җырга һәвәс авылдашларым чыгыш ясар дигән фаразым кайтып төшүгә үк таралып юкка чыкты.
Тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Күрше авыллардан да килгәннәр, читтә яшәүче авылдашлар да кайткан. Сәхнә арты исә умарта күчедәй кайный: авыл театры мәш килеп әзерләнә, Мөслимнән килгән үзешчәннәр дә күренә. “Әртис”ләрнең мин танымаганнары да шактый. Бигрәк тә, кокошниклы, ягъни рус халкының милли киемнәреннән килгән ханымнарны күреп гаҗәпләндем. Минзәлә районы Яңа Маҗын авылы вокаль ансамбле кунакка килгән икән. Ут күршеләр бит!
Хуш, “монда мин генә җитмим икән” дигәнне сылтау итеп, мыштым гына тамаша залына кереп утырдым. Тугаш мәдәният йортына күптәннән ремонт кирәклеге күренеп тора. Тик минем авылдашларым ремонтсыз клубта да матурлык та, рәхәтлек тә тудыра белә! Һәр тамашачыны клубка керүгә үк чәй табыны белән кайда каршы алалар әле?! Тамаша залында сәхнә янында ук зур экран куелган, анда кичә буе авыл тарихына бәйле язмалар, фотолар күрсәтелде.
К ү п т ә н м о н д ы й җылылык, ихласлыкка төренеп, ләззәтләнеп тамаша караган булмаган икән! Үзләрен “йолдыз”дип атаган артистларның бертөрле сценарий эчендәге, бертөрле ритмга корылган җырларыннан торган концерт программалары түгел шул инде бу! Авыл ветераннары Расыйх абый Әхтәмов, Фәйхүнә апа Шәйгәрданованың Тугаш тарихы буенча ясаган чыгышлары бик тә мавыктыргыч, кызыклы булды ки, шөкер, “аяклы энциклопедия” диярлек кешеләр бар әле авылыбызда диештек.
Әй, самими дә, шаян да инде авылдашларым! Һәрберсен кочып алырдай булып утырдым. Сәхнәгә җырларга чыгуга: “Үлләм, миңа бу кадәр кеше була дип әйтмәделәр бит!” – дип кычкырып җибәргән егетебез Рамил Вәдигуллин, ыштансыз чагыннан җырлаган “Шахта”сының сүзләрен буташтырса да, бөтен залны моңга күмгән энекәшем Рөстәм Кыяметдинов, авылыбызда мәдәниятне үстерүгә бар гомерен багышлаган Радик яшьти, без кечкенә чакта сәхнә тоткан Рәмилә апа Вәдигуллина, әле дә үзе баян күтәреп җырлаучы Фәйрүзә апа Бәшәрова һ.б. безне кабат әсир итте.
Авылның үзешчән театры хакында күпме сөйләсәң дә аздыр, мөгаен. “Безнең бит репетиция ясап ятарга вакыт юк. Әнә, кичә капкага кыстырып киткәннәр ролемнең сүзләрен...” – диде соңыннан сораштыруыма сәхнәдә марҗа килен ролен оста итеп башкарган Рәмилә Гыйбадуллина. Фәүзәрия апа Бәдретдинованың “урамнан урап кайтып та талашырга кеше тапмагач, көзге каршына басып талаша торган” каенанасын, аның “мүкләк малае” ролендәге Илфак чордаш Афзалов уенын карап, тәгәри-тәгәри көлдек!
Сүз уңаеннан, кичәгә “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы алып баручысы, җырчы Ильяс улым да чакырулы иде. Зур сәхнәләрдә, зур чаралар алып барган егетем дә әлеге кичәдән бик тәэсирләнеп кайтты. Сәхнәдән: “Мин дә сезнеке, Тугаш малае бит!” – диюе йөрәккә сары май булып ятты, мәгәр.
Бу кичәнең дилбегәсен нәфис кулларына учлап тотучы Венера туташ Мәхүбрахманова икәнлеген әйтү мәслихәттер. Флүрә һәм Радик Мәхүбрахмановларның кызы ул. Сәхнәдә беренче тапкыр яңгыраган “Туган авылым – Тугаш” җырының сүзләрен дә Венера язган. Көен Илфират Зәйниев иҗат иткән, ул беренче башкаручысы да булды.
Гомумән, Венерабыз – авыл мәдәниятен яшәтүдә әти- әнисенең уң кулы. Барлык чараларны оештыруда ярдәм итә. Авылның үткәнен барларга кирәклек турында беренче чаң кагучы да шушы бала бит. Тугаш авылы турында никадәр тарихи фактлар, кызыклы материаллар җыйган!
Бөтен Татарстанга чәкчәк пешерү остасы булып танылган Гөлүсә апа Мөхәммәдишина “Тугашыма – 265 ел” дип язылган Кала тавыбыздан аз гына кечерәк чәкчәк пешереп алып килгән иде. Әй, сыйландык чирәмдәшләр-урамдашлар белән!
Сәхнәгә менеп сүз алмавыма яңадан сөенеп тә куйдым. Бер мичкә балга бер кашык дегет салган кебек була иде сөйләвем. Ник дисәң, авылдашлар җыйган фактлар никадәр кызыклы булмасын, Тугашка 265 ел гына булуга шигем һаман да зур минем. Шул хакта сөйләргә җыенган да идем. Җитмешенче елларда мин әле мәктәп баласы идем. Әтидән һәм әбидән сораштырып, авыл тарихын яздым. Шул язмамны “Авыл утлары”на юлладым һәм миңа “бернинди дәлилләр белән дә расланмаган фактлар”ны бастыра алмыйбыз дигән җавап килде. “Нинди дәлил кирәк инде тагын?” дип, бик нык ачуланып, ул темага гомерем буе кабат кайтмадым да. Авылның хәлле кешесе Даут бай кызы, заманына күрә укымышлы карчык – Гыйльменур әбием, бик төпле фикерле, белемле әтием Шәйхулла сөйләгәннәр ник дәлил була алмады икән? Тарих шулай языла түгелме соң ул? Әтием сөйләгәннәр бераз хәтердә.
– Емельян Пугачев явы башлангач, Тугаш аңа 500 сугышчы биргән. 1774 елда Әби- патша Екатерина II бунтны бастырырга полковник Иван Михельсон җитәкчелегендә гаскәр җибәргән. Каратель, ягъни җәза отрядларына бунтта катнашкан авылларны да җир йөзеннән юк итәргә боерылган. Башта Юлдаш исемен йөрткән авыл да шул язмышка дучар ителгән. Әнә, Олы болында җир сөргәндә кеше сөякләренә охшаш сөякләр чыккалый иде. Урман-әрәмәдә качып калган авылдашлар яңа авылга нигез салганнар. Тугаш исемле кеше аларның җитәкчесе булган, – дип сөйләгән иде ул.
1773-1775 елларда булган Пугачев явына сугышка ярарлык 500 ир кеше биргән авыл бик зур булган булырга тиеш бит. Әгәр авылыбыз 1756 елларда оешкан дисәк, бунт башланганда бары тик унҗиде еллык тарихлы авыл берничек тә 500 сугышчы бирә алмый. Авылыбыз янында гына Пугачев тавы дип аталган тау да бар. Аның өстендәге юлдан Пугачев гаскәрләре узган дигән фикер яңгырады кичәдә. Тик шундый яу купканда безнең элеккедән кыю-гайрәтле булып дан алган Тугаш бабаларыбыз читтә калганмы инде?! Бунтта 500 тугашлы катнашуын әтиемнән генә ишетмәдем. 1996 елда Түбән Камада Мөслим якташлык җәмгыяте оештырылды. Менә шунда берничә зыялы якташыбыз авызыннан Мөслимнең иң борынгы авыллары аталды. Алар арасында Тугашыбыз да бар иде. Аннан шуңа игътибар итик: Тугаш сүзенең үк борынгы кеше исеме икәнлеге күренә. Каенлы, Зирекле кебек ясалма исем түгел бит. Аннан бик күп еллар элек безнең авыл кызы, ялгышмасам Зәйтүнә исемле апаның матбугатта язган мәкаләсенә юлыккан идем. Ул да нәкъ шушы фактлар хакында язган иде.
Тугашымның минем чордагы һәм миннән олырак кешеләре беләләр: авыл очында борынгы каберлекләр бар иде. Без шул кабер ташлары арасында уйнап үстек. Ул ташлардагы язуларның бик борынгы телдә язылганлыгын өлкәннәр әйтәләр иде. Гарәпчә “шытырдатып” укыган әбиемнең ул язуларны укый алмавын әйткәне бар. Тик совет чорында ул урынны әйләндереп алу, борынгы кабер ташларына реставрация ясау турында берәү дә уйламады. Шул эш эшләнгән булса, менә хәзер “берничек тә расланмаган фактлар”ымны язып утырмас идем. Венера сеңлем дә авылыбызның 1000 еллык кичәсен оештырып йөрер иде. Ярар, иң мөһиме, боз кузгалды! Бу кызыбыз зур эшләр булдырырга сәләтле икәнен күрсәтте инде, иншәАллаһ!
Авылларда китапханәләр гөрләп эшләвен күреп тә бик куанам. Китапханәчеләрнең телебез, милләтебез өчен куйган хезмәтләре дөрес бәяләнәме икән дип тә уйлыйм. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясен ел саен бер районның китапханәләр челтәренә бирсәләр икән ул! Тугаш китапханәсе мөдире Флүрә ханымның эшенә сокланып туя алмыйм. Китап кына биреп утырмый бит! Җиң сызганып барысына да тотына. Менә бит, мәрхүм әти-әни, әби- бабайларыбызның рухларын куандырып, Тугашыбызның матур, данлы тарихын яктырткан искиткеч кичә оештырды.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Мәхүбрахмановлар гаиләсенә, авылдашларыма шушындый зур чараны уздырганнары, авылыбызның үткәнен барлаганнары өчен чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.
Раушания Шәяхмәтова- Кыяметдинова. Тугаш – Түбән Кама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев