Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тугаш һәм Тамьян халкы кибет сорый

Түбән Табын һәм Мәлләтамак авыл җирлекләрендә узган җыеннарда район башлыгы Рамил Муллин, ТР буенча баш медицина-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе, баш эксперт Ригель Низамов катнашты.

Түбән Табында җыен Тугаш авылы клубында узды. Күптән ремонт күрмәгән бина булса да, чисталык, пөхтәлек хакимлек итә. Кул эшләре күргәзмәсе җирлектә матурлык яратучы осталар яшәвенә ишарәли. Җыенның Тугашта үтүенең сәбәбе халыкның авыл клубына ремонт соравына бәйлеме әллә дисәк, бу хакта сүз кузгатучы булмады. 
Түбән Табын җирлегенә алты авыл керә. Аларда 454 хуҗалык исәпләнә, шуларның 345ендә кеше даими яши. Җирлектә күпләп мал тоталар: 545 баш мөгезле эре терлек, 448 сарык, 53 кәҗә, 6 ат исәпләнә. Сезон вакытында кош-кортлар саны 6 меңнән артып китә икән.
– Дәүләт программаларыннан файдаланучылар саны арта. Мини-фермалар саны узган елгыдан ике тапкыр артты. 5-8әр савым сыеры асраучылар да шактый. Быел тагын өч хуҗалык мини-фермалар программасына керергә теләк белдерде. Күпләп кош-корт асраучылар елдан-ел арта. Каз бәбкәләре, бройлер чебиләр үстерүче 30 хуҗалык, ат тотучы бер авылдашыбыз дәүләттән субсидия алдылар. Барысына да 294 мең 800 сум субсидия кайтты, – ди җирлек башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Җирлектә ике крестьян-фермер хуҗалыгы, биш шәхси эшмәкәр эшли. Ике мәдәният йорты, бер клуб, ике китапханә, дүрт ФАП, почта бүлекчәсе, ике кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Өч мәчет бар. Югары Табын төп мәктәбендә 30 укучы белем ала. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбендә 83 бала укый, аларга 33 укытучы белем һәм тәрбия бирә. 
Демографик хәлгә килгәндә, җирлектә халык санының кимүе күзәтелә. Җирлек башлыгы моны туучылар санының аз булуы, яшәү урынын алыштыручылар – пропискадан төшүчеләр күзәтелү белән аңлатты. Соңгы ике елда халык саны 34 кешегә кимегән.
Авыл халкы тормыш-көнкүреш шартларыннан канәгать. Шулай да Тугаш һәм Тамьян халкы кибет булмаудан зарланды. Район башлыгы проблеманы автолавка-кибетләр белән хәл итәргә тәкъдим итте. Авылда кибет ачтың да, анда халык күпләп йөрер, дигән сүз түгел бит. Безнең менталитет шундый микән – халык үз авылындагы кибеткә түгел, такси яллап, район үзәгенә йөрүне кулай күрә. Башкаларны баетудан куркалармы?!
Авыл яшьләре дә җыенда активлык күрсәтте. Тугаш авылында яшәүче Миләүшә Хуҗина авылда калу теләге булуын, шушы җирлеккә хезмәт итәсе килүен әйтте. Ләкин эш урыннары булмау бу хыялга нокта куяр кебек. “Туган як” агрофирмасына сыер савучылар кирәк анысы. Ләкин югары белем алган яшьләрнең сыер савасы килми шул. Бу мәсьәлә аерым игътибар таләп итә.

Мәлләтамак авыл җирлегенә озак вакыт авыл җирлеге башлыгы таба алмадылар. Мәлләтамак авыл җирлегенең бүгенге башлыгы Хәмзә Хөсәеновка авыл халкы зур өметләр баглый. Беренчедән, эш тәҗрибәсе бар, икенчедән, тормыш күргән кешегә өмет тә, ышаныч та зур. Мәлләтамак зур авыл җирлеге түгел. Ике авылда 292 хуҗалык булып, аларда 634 кеше яши. Бу җирлектә дә халык санының кимүе күзәтелә. Узган ел биш бала туган, 12 кеше гүр иясе булган. 
Җирлектә халык начар яшәми. Сайдинг белән тышланган йортлар, челтәрләп эшләнгән коймалар, капка төпләрендә торган затлы машиналар шул хакта сөйли. Урамнарның якты булуына да игътибар иттек. Барлыгы 71 ноктада светодиодлы лампалар яна. Җирлекнең су белән тәэмин ителеше канәгатьләнерлек. Күпләр өйләренә үзәк системадан су тоташтырган. Шулай да калкулыкта яшәүчеләр җәйләрен суга кытлык кичерә икән. Су башнясы территориясе профнастил койма белән тотылып, будка ясалган. Чиста су белән тәэмин итү максатында яңа скважина казылган. Мәлләтамак авылының Кооператив, Тукай урамнарында су линияләрен яңартканнар.
– Шәхси хуҗалыкларда 268 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 127се – савым сыерлары. Сыер һәм кәҗә асраучыларга хөкүмәттән 322 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Мәлләтамакта “Гыйздәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы – җир эшкәртү, Нарат Асты авылыннан Шакировлар кошчылык белән шөгыльләнә. Җирлек халкының күпчелегенең пай җирләре “Туган як” агрофирмасында арендада. Узган ел пай җирләре өчен 2 центнер исәбеннән арпа һәм салам бирелде. Җирлектә кече һәм урта эшмәкәрлек үсештә. Шәхси эшмәкәрләр Раил Сираев, Альберт Гайнетдинов, Рушад Рөстәмов, җирлектә үткәрелгән төрле чараларда катнашып, һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр,– ди җирлек башлыгы Хәмзә Хөсәенов. 
Мәлләтамакта балалар бакчасын да үз эченә алган башлангыч мәктәп эшли. Анда 10 балага ике укытучы белем бирә, балалар бакчасында 19 сабый тәрбияләнә. Ике фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, ике мәчет халыкка хезмәт күрсәтә. Җирлектәге зиратларда чистарту, карт агачларны кисү, чүп контейнерлары кую, коймаларны яңарту кебек күләмле эшләр авыл халкы ярдәме белән башкарыла.
Мәлләтамак җирлегендә үзара салым акчасын быел 700 сумнан җыярга булганнар. Әлеге средстволарга Мәлләтамак авылының Тукай урамы ягындагы су башнясыннан Кооператив урамына су линиясе үткәрү, Колхоз урамындагы су линиясен яңарту, Сабантуй паркын төзекләндерү, Нарат Асты авылындагы су башнясына капиталь ремонт үткәрү кебек эшләр планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев