Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Туган як" музее кунаклар кабул итте

 Мөслим туган як музее Саха Республикасыннан килгән кунакларны кабул итте.

Кичә Мөслимебез тагын кунаклар кабул итте. Бу юлы кунаклар ерак Саха-Якутия республикасыннан килделәр. Кунакларны район Советы  аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов озатып йөрде. Саха (Якути) кунаклары районыбызда соңгы елларда төзелгән парклар, “Кояшлы Ык” ял итү зонасында булдылар. Мөслим үзәгендәге төзекләндерү эшләре белән таныштылар. Шулай ук, урамнарның ясалышы,оешма-биналарның бизәлешләре белән дә кызыксындылар. “Туган якны өйрәнү” музеенда булып районның үткәне һәм бүгенгесен карадылар. Кунаклар җирлегебезгә югары бәя бирделәр һәм тагын киләчәкләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев