Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Туган як" агрофирмасы генераль директоры Р. Шәриповка "Мөслим районының мактаулы гражданины" исеме бирелде

17 декабрь көнне икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXV сессиясе үтте. Сессияне район башлыгы Рамил Муллин алып барды.

Сессиядә күтәрелгән беренче мәсьәлә буенча 2015 һәм 2016, 2017 елларның планлы чорына Мөслим муниципаль районының бюджеты расланды. Икенче көн тәртибе буенча 2015 елга Мөслим муниципаль районының муниципаль милкен үзләштерү планы каралды. Өченче көн тәртибе буенча "Туган як" ("Родные края") агрофирмасы генераль директоры, ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Мирзагали улы Шәриповка "ТР Мөслим муниципаль районының мактаулы гражданины" исеме бирелде. Сессия барышында Рөстәм Мирзагалиевичка "Инвестицион консалтинг" Халыкара үзәгенең бүләге һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев