Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган тел җылысын тоеп...

Баланлы мәктәбендә февраль ае Туган тел көненә багышланган чараларга бай булды. Мәктәп залында китап күргәзмәсе оештырылды, “Ирекле микрофон”, “Ирекле трибуна” куелды.

Тәнәфес вакытларында залда “Әдәби укулар” оештырылды. Укучылар гына түгел, укытучылар да, трибуна артына басып, күңелләренә хуш килгән шигырьләрне укыдылар. Ай дәвамында татар шагыйрьләре, язучылары әсәрләре буенча эшләнгән иллюстрацияләр конкурсы барды. Шагыйрьләребезнең портретларын ясап килүчеләр дә табылды. Төрле темалар астында әдәби-музыкаль кичәләр, викториналар укучыларның зур активлыгы белән үтте. Класс сәгатьләре, “Батырлык дәресләре” дә туган телебезнең байлыгына, милләтебезнең бөеклегенә багышланды. Интеллектуаль уеннар туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә халкыбызның тарихы, әдәбияты, гореф-гадәтләре буенча белемнәрен арттыруга да зур өлеш кертте.
Айлык барышында укучыларыбызның төрле конкурсларда җиңү яулавы да нур өстенә нур өстәде. Бөгелмә шәһәрендә үткәрелгән төбәкара “Һади Атласи укулары”нда – 8 класс укучысы Айнур Хәсәнов, “Ел укучысы” район конкурсында – 4 сыйныф укучысы Динә Газыймова, “Толстой укулары”нда 5 класс укучысы Рената Хәсәнова җиңү яулады.
Зөлфирә Шәнгәрәева,татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев