Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган тел көне

Җир йөзендә бүгенге көндә 6 мең тел бар, дип исәпләнә. Шулардан иң күп кулланыла торганы – кытай теле, бу телдә 1,2 млрд кеше сөйләшә. Инглиз телендә – 478 млн, хинди телендә – 437, испан телендә – 392 млн, рус телендә – 284 млн кеше аралаша.

Берләшкән милләтләр оешмасы карары буенча менә унтугыз ел инде 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаның тарихы ерак үткәннәргә барып тоташа. 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. ЮНЕСКО Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү идеясен хуплап чыга.

Халыкара Туган тел көнендә җирлегебездә күп төрле чаралар оештырыла. Район үзәк китапханәсендә “Иң татлысы – Туган тел” дигән исем астында үткән шигырь бәйгесе игътибарга лаек. Конкурста 50гә якын райондашыбыз катнашты. Алар иң элек, үзләре турында кыскача мәгълүмат биреп, иҗат эшенә ничек кереп китүләрен бәян иттеләр. Үз ана телләрендә иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Мөслимнән Валерий Бухарин мәктәп елларыннан ук иҗат белән шөгыльләнсә дә, аларны кайда да булса бастыру, халыкка ишеттерү турында уйламаган. 
– Язучы Фоат абый Садриевның хәер-фатыйхасы белән 15ләп шигырем район газетасында басылып чыкканнан соң, тагын да канатланып иҗат итә башладым. Күңелдә булган хисләрне шигъри юлларга салам, – диде ул. 
Бәйрәм төсен алган бәйгедә татар, рус һәм мари телләрендә шигырьләр яңгырады. Конкурсантларның шигырьләре нигездә туган як, туган авылны ярату хисләре белән сугарылган иде. Шулай ук туган телнең бүгенге язмышы өчен борчылып, аны күз карасыдай сакларга чакыручы җан авазы булып яңгыраганнары да булды. 
– Һәр халык үз телен, милли мирасын һәм гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Безнең районда мари авыллары өчәү булып, Усаклык һәм Мари Бүләрдә генә нигездә үз ана телебездә сөйләшәләр. Мәктәбебездә балаларга дүрт тел укытыла. Мари балалары татарлар белән аралашып яшәгәнгә, татарча да рәхәтләнеп сөйләшәләр. Мин үзем дә шигырьләремне татарча җиңелрәк язам, – ди үз ана телендә шигырь укыган һәм аны татарчага да тәрҗемә иткән Константин Шамукаев. 
Бәйгедә башлап язучылар белән бергә инде китап чыгарырга өлгергән иҗатчылар да катнашты. Мөслим гимназиясенең башлангыч класслар укытучысы Гөлназ Мирзасалихованы райондашларыбыз яхшы белә. Ул шигырь язучыларның күп булуына сөенүен әйтте: 
– Мондый чараларда бер-беребез балән аралашабыз, иҗатыбыз белән танышабыз. Туган тел бәйрәменә җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең чакырылуы аеруча мөһим. Һәр милләт үз ана телен саклауга өлеш кертергә тиеш. Күпчелекне татарлар алып торган Мөслимебездә рус, мари һәм башка милләтләр дә үз ана телләрендә сөйләшә, үз халыкларының традицияләрен саклап яши. Аралашуыбыз исә, җырдагыча әйтсәк, – дуслык телендә. 
Конкурсантларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Чараны китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Эльвира Минһаҗева һәм библиограф Рәзилә Софеева күңел җылысын биреп оештырган. Әкият геройлары Тигр һәм Миньон укучылар белән уеннар да үткәрде, аларга тел белән бәйле биремнәр дә бирде. Балаларның матур җырлары шигырь бәйрәмен тагын да бизәде. 
Әлфинур Ногманова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев