Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туфракны савыктыру вакыты җитте!

Бүген авыл хуҗалыгы үсемлекләрне саклау чараларыннан башка алга китә алмый.

ТР буенча“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының район бүлеге җитәкчесе Мисхәт Нәбиев белән үсемлекләрне биологик саклау чаралары турында сөйләштек. 
 – Мисхәт Мирхатыйпович, пестицидларны куллану нәрсә бирә? Аларны максималь дозада кулланудан килгән зыянны ничек киметергә мөмкин? 
 – Илебез аграрийлары арасында үсемлекләрне саклауның иң популяр чаралары булып химик пестицидлар санала. Алардан куллану нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы культуралары тизрәк үсә һәм кыска вакыт эчендә авырулардан һәм корткычлардан арына. Әмма кайбер зарарлы объектларны бетерү өчен препаратларны рөхсәт ителгән максималь дозада кулланырга туры килә. Мондый күләмдә пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану туфрак микроорганизмнарын юкка чыгара. Үсемлекләрнең тамыр өлешендә файдалы микрофлораның булмавы әлеге экологик бушлыкта патоген объектлар урнашуга китерә. Мондый туфракта утыртылган материал андагы төрле авыру кузгатучылар (фузариоз, гельминтоспориоз, ончыл чык, тутык һ.б.) белән зарарлана. Патоген микрофлора орлыкларны зарарлап кына калмый, ә тамыр системасы аша үсемлекләрнең вегетатив өлешенә үтеп кереп, аларның җимешләренә дә зыян китерә. 
Мондый очракларда туфракның микрофлорасын торгызу туфрак микроорганизмнары нигезендә җитештерелгән, туфрак структурасын яхшыртучы, анда үсемлекләр җиңел үзләштерә торган туклыклы матдәләр туплануга ярдәм итүче һәм нәтиҗәдә үсемлекләрнең уңдырышлылыгын арттыруга китерүче үсемлекләрне биологик саклау чараларын куллану юлы белән гамәлгә ашырылырга мөмкин. 
 – Үсемлекләрне биологик саклау чаралары күптөрле. Белгечләр кайсына өстенлек бирә? 
 – «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең республика филиалы триходермин (биофунгицид) биологик препараты җитештерә. Аның нигезен Тrichoderma кебек туфрак гөмбә-сапрофит штаммы тәшкил итә. Биофунгицид субстраты итеп бодай яки арпа ашлыгы алына. Үз эшчәнлеге барышында гөмбә антибиотиклар (глиотоксин, виридин һ.б.) бүлеп чыгара. Алар туфракта авыл хуҗалыгы культуралары авыруларын китереп чыгаручы бактерияләрне үтерәләр. Trihoderma гөмбәсе туфрак структурасын яхшырта, анда туклыклы матдәләр туплый, органик кушылмаларны минеральләштерә, аларны үсемлек тарафыннан җиңел үзләштерелә торган туклану компонентларына әверелдерә һәм нәтиҗәдә үсемлекләрнең уңдырышлылыгы арта. 
 – Әлеге препаратны туфракка ничек, күпме күләмдә кертәләр? 
– Триходермин биофунгициды үсемлекләрне башка саклау чаралары катнашмасында яхшы эшли. Триходерминны көз азагында камыл аша яисә иртә язда авыл хуҗалыгы культураларын чәчү алдыннан гектарга 3 литр исәбеннән, шулай ук ашлама белән катнаштырып кертергә тәкъдим ителә. 
 – Республикада аны кулланучы хуҗалыклар бармы? 
 – Триходермин биофунгицидының уңышлы эшләвен күрсәтү өчен «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре ел саен республика хуҗалыкларында тәҗрибәләр үкәрәләр һәм аларның нәтиҗәләрен күрсәтәләр. 
Агымдагы елда триходермин биофунгициды республиканың Биектау районы җаваплылыгы чикләнгән «Соватех» җәмгыяте кырларында кулланылды. Биопрепарат филиал белгечләре тарафыннан хуҗалык агрономнары белән бергә 200 гектар мәйданда кертелде. Хуҗалыкта көзен язгы бөртекле культуралар уңышы җыеп алынганнан соң, кырга, триходермин биофунгициды белән катнаштырып, (3 л/га), тавык тизәге (10 т/га) кертелде. Әзерләнгән катнашманы Амазон (Amazone) сиптергече ярдәмендә басуларга чыгарып, туфракка керткәннәр. 
2021 елда әлеге кырларда кукуруз чәчү планлаштырыла. Үсемлекләрнең үсешен филиал белгечләре һәм хуҗалык агрономнары күзәтеп торачак.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев