Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр "Хәтер шәме" акциясенә кушылды

22 июнь - Кайгы һәм мәтам көне. 27 миллион совет халкы Бөек Ватан сугышында башын салган, фашист концлагерьларында ерткычларча җәзалап үтерелгән, тылда ачлык, авырлыклардан вафат булган. Аларны искә алып үткәрелүче халыкара мемориаль "Хәтер шәме" акциясендә мөслимлеләр дә катнаштылар. "Мизгел"яшьләр үзәге, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим җирлеге вәкиллеге, район ветераннар советы, район...

22 июнь - Кайгы һәм мәтам көне. 27 миллион совет халкы Бөек Ватан сугышында башын салган, фашист концлагерьларында ерткычларча җәзалап үтерелгән, тылда ачлык, авырлыклардан вафат булган. Аларны искә алып үткәрелүче халыкара мемориаль "Хәтер шәме" акциясендә мөслимлеләр дә катнаштылар. "Мизгел"яшьләр үзәге, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим җирлеге вәкиллеге, район ветераннар советы, район оешмалары вәкилләре, авылдашларыбыз яу кырында ятып калган райондашларыбызны искә алды. "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы әлеге чарага тулы составта килгән иде.

Волонтерлар, шәмнәрне йолдыз формасында тезеп, уртага 76 санын (сугыш башланган көннән алып үткән еллар) куйдылар. Шәмнәрне кабызгач, сугыш корбаннарын искә алып, бер минут тынлык игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев