Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы телевидениегә күчәбез

2019 елның гыйнвар-февраль айларында төгәлләнәсе эш башта июнь аена күчерелсә, ахыр чиктә азаккы дата итеп быелның октябрь ае тәгаенләнде.

Цифрлы телевидениегә күчү буенча әзерлек эшләре инде ел башыннан старт алса да, тулысынча күчеп бетү процессы һаман кичектерелеп килә әлегә. 2019 елның гыйнвар-февраль айларында төгәлләнәсе эш, башта июнь аена күчерелсә, ахыр чиктә азаккы дата итеп бу елның октябрь ае тәгаенләнде.

Цифрлы телевидениегә күчү керемнәре минималь булачак. Түләүсез һәм гомуми пакетка Россиянең 20 топ-каналы керә.

– Теләсә кайсы телевизорны да цифрлы телевидениегә тоташтырып булуын аңлау мөһим. Бары тик төрле аппаратлар өчен куштыру ысуллары беркадәр аерылырга мөмкин.Гади сүзләр белән әйткәндә, телевизорыгыз никадәр яңа булса, цифрлы ТВ тоташтыру шулкадәр гадирәк булачак. Ләкин иң иске модель телевизорны да цифрлы телевидениегә күчереп була, – ди белгечләр.

Иң заманча яссы телевизор модельләре DVB-T2 стандарт тапшыру сигналын куллана – барлык кирәкле җайланмалар (ресивер)да җиһазның корпусына урнаштырылган. Шуңа күрә “цифрга” күчү өчен турыдан-туры антеннага кушылырга кирәк.

Элегрәк (2013 елга кадәр) чыккан яссы модельле телевизорларда көйләнелгән цифрлы ресивер булмаска да мөмкин. Моны белү өчен җайланманың паспортын карарга һәм DVB-T2 стандартын куллану турында искәрмәне табарга кирәк. Әгәр ул юк икән – аерым приставка (ресивер) кирәк.

Аерым ресивер иске, кинескоплы телевизор аналоглар өчен һичшиксез кирәк булачак. Болары да һәм алда әйтелгән модельләр дә цифрлы ТВ белән эшләсен өчен DVB-T2 сигналын тотучы приставка-ресивер алырга кирәк. Бер яктан приставкага антеннаны, икенче яктан телевизорның үзен тоташтырырга кирәк.

Ләкин бөтен телевизорлар өчен дә антенна кирәк дип әйтү дә дөрес булмас. Мәсәлән, сезнең йортта коллектив антенна булганда. Бу очракта йортның идарәче компаниясеннән антеннаның DVB-T2 форматын тоту-тотмавы турында белешергә кирәк. Әгәр тота икән, антеннаны кушарга була. Әгәр йорттагы гомуми антенна “цифр”ны тотмый икән, аны кую өчен гариза язарга мөмкин. Шулай ук кабельле телевидение куллангандаяисә спутник тәлинкәсе эшләгәндәантенна куярга киркәми. Мондый телетамашачылар кабельле ТВ операторы белән 20 бушлай канал карау өчен килешү төзергә хокуклы.

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цифровое телевидение цифрлы телевидение мөслим информ