Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Цифрлы гигиена» проекты кысаларында

Укучылар кибербуллинг төшенчәсе белән таныштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм башка катнашучыларның тәҗрибәсе белән таныштылар.

10 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим политехника техникумында булдылар. 1 нче курс студентлары өчен «Цифрлы гигиена» проекты кысаларында «Кибербуллинг» темасына дәрес үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты-яшүсмерләрне челтәрдә буллинг күренешләрен танып белергә, әлеге ситуациягә тәэсир итүнең кулай ысулын сайларга өйрәтү. Укучылар кибербуллинг төшенчәсе белән таныштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм башка катнашучыларның тәҗрибәсе белән таныштылар.
Укучыларның бу күренешнең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында күзаллаулары киңәйде. Яшүсмерләр травмалар белән бәйле ситуацияләргә конструктив җавап бирү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев