Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төшерелгән бәядән

– Товарны распродажадан сатып ал­ганда кулланучыларның хокуклары ае­рыламы? Г. Шәяхмәтов. Мөслим.

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән бел­гече Алена Виноградова җавап бирә:

– Юк. Төшерелгән бәядән товар са­тып алган кулланучылар ташламалар­сыз товар сатып алучылар белән бер үк төрле хокуклы. Азык-төлек булмаган тиешле сыйфаттагы товарга карата РФ ГКның 502 маддәсе һәм 2300-I санлы Закон нормалары гамәлдә, ягъни 14 көн эчендә аны алыштырырга, алыштыру мөмкинлеге булмаса, товарны кайтарып, акчасын алырга була. Акция вакытында, распродажадан яисә ташламалы бәядән сатып алган товарның җитешсезлекләре ачыкланса, кулланучы аны алыштыру­ны, җитешсезлеген бетерүне яисә акча­сын кайтаруны таләп итәргә хокуклы (РФ ГК 503 маддә, Законның 18 маддәсе).

Сатучы төшерелгән бәядән сатып алынган товар алыштырылмый яисә ак­часы кайтарыла алмый дисә, 2300-I сан­лы Законның 16 маддәсе гамәлгә керә. Анда кулланучы хокукларын чикләүче килешү шартларын гамәлдән чыгару ту­рында сүз бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев