ТӘМЛЕТАМАК: БӘРӘҢГЕ БЕЛӘН ФРИКАДЕЛЬКАДАН КИЧКЕ АШ
Җырчы Айгөл Бариевадан тәмле кичке аш рецептын тәкъдим итәбез, дип яза "Интертат.ру" сайты.
Бәрәңгене кабыгы белән пешерергә, суган белән кишерне кыздырырга кирәк. Үсемлек мае салынган табага телемләп бәрәңгене тезәргә, тоз сибәргә, аннары әзер фрикадельки, алар арасына янә бәрәңге куеп чыгарга. Өстенә 2 аш кашыгы каймак , 5 стакан су салырга, өстенә сыр уарга.
Фольга белән ябып 30-40 минут пешерергә, аннары фольганы ачып 10-15 минут өсте кызарганчы тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев