Тәртипкә өйрәтәләр
Мөслимдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр машиналарын парковкаларга куярга өйрәнә алмый.
Полиция хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм район Башкарма комитеты вәкилләре “тимер ат”ларын газоннарга, балалар мәйданчыкларына куючыларны тәртипкә өйрәтү максатында күпфатирлы йортлар ишегалларында профилактик рейдлар үткәрә. Хокук тәртибен бозучылар административ жаваплылыкка тартыла. Шундый рейдларның соңгысында беренче тапкыр эләккән дүрт шоферга карата аңлату эшләре алып барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев