Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Троицада үбешергә кирәк!

Шулай иткәндә тиздән гаилә корасың, дигән ышану бар.

Узган шимбәдә Рус Шу­ган авылында Троица бәйрәме үтте. Троица­ны “Каен бәйрәме” дип йөртәләр. Троица право­славие динендәгеләр өчен зур бәйрәм булып санала. Бәйрәмгә бик күп халык җыелган иде. Чараны “Че­ремушки” вокаль ансамбле ачып җибәрде.

Элек бу бәйрәмне Рус Шу­ган авылында балалар белән генә үткәрә торган булган­нар. Каен тирәли әйлән- бәйлән уйнап, матур тасма­лар белән бизәп, төрле уен­нар оештырганнар. Соңгы ел­ларда бәйрәм авылда зурлап үткәрелә башлаган.

– Рус Шуган авылында бик матур чаралар уза. Халык ак­тив һәм бердәм булуы белән аерылып тора. Рус. Шуган­да узган бәйрәмнәрнең ба­рысында да катнашырга ты­рышам. Һәр чара күңелдә җылы истәлек булып сакла­на, – ди бәйрәмдә катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урын­басары Рамил Мөхсинов.

– Троицада Ходайдан нәрсәдер сорарга ярамый, булганы өчен рәхмәт әйтү кирәк. Бу көнне авыр хезмәт белән дә шөгыльләнергә яра­мый. Чиркәүгә барып кайт­каннан соң бәйрәм ашы әзерләнә. Троицада кем белән дә булса бәхәсләшергә, әрләшергә ярамый, бу зур гөнаһ санала. Элек-электән бу бәйрәмдә өйләнешүчеләрнең гаилә тормышы озын һәм бәхетле булыр, дип саналган, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Троицаны “каен бәйрәме” дип йөртәләр. Бәйрәмдә ка­енны бизәү йоласы бар. Бәйрәмгә җыелучылар каен ботакларына төсле тасма­лар бәйли. Күңелле җырлар башкарып, каен тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар. Бәйрәм итүчеләр арасын­да татарларның да күп бу­луы җирлегебездә төрле милләт вәкилләренең дус- тату яшәвен күрсәтә.

– “Сезнең бәйрәм”, “безнең бәйрәм” дип тормыйча, төрле чараларда катнашып, рай­он халкы һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, йола­ларын хөрмәт итеп яши. Бу көнне хатын-кызлар ка­еннан тәкыя үреп кия. Бу – бәйрәмнең алыштыргысыз атрибуты. Көтеп алган Трои­ца гаиләләргә иминлек алып килсен! – ди Рус Шугандагы Изге Николай храмы насто­ятеле иерей Никита.

Бәйрәмгә правосла­вие динендәгеләр алдан ук әзерләнә башлый. Әти- әниләренең каберләрен зи­рат кылып, чәчәкләр белән бизиләр.

– Бәйрәм иртәсендә чиркәүгә бардык. Үзебез белән алып килгән каен ботакларын ие­рей изгеләндерде. Каен­нан үрелгән тәкыяләрне бәйрәмнән соң елгада агы­зып җибәрәбез. Бу көн белән бәйле бик күп сынамыш­лар да бар. Троицада сала­ват күперен күргән кеше киләсе елда сәламәт була­чак һәм зур байлык алачак, дигән ышану бар, – ди Вера Родионова.

Троицага килгән куна­кларны самавыр чәе, кой­мак һәм бик күп тәм-том белән сыйладылар. Троица­дан соң яңгыр явып үтүен православие динендәгеләр яхшы билге дип кабул иттеләр. Ул җылы җәй һәм зур уңыш вәгъдә итә. Кияүгә чыкмаган кызлар бәйрәмдә егетләре белән каен астын­да үбешергә тырыша. Шулай иткәндә, егет тиздән аның ире булачак, дип ышаналар.

Бәйрәмдә бүләкләүләр дә булды. “Шәхси хуҗалыкларны кышкы бизәү” конкурсында бе­ренче өчлеккә кергән На­талья Саргсян, Федор Ро­дионов, Александр Котков­ка истәлекле бүләкләр би­релде. Троицада “Шәхси хуҗалыкларны җәйге бизәү” бәйгесендә Екатерина Бе­лова җиңүче дип танылды. Авылның спорт һәм сәнгать тормышында актив катнаш­каны өчен Галина Горбуно­вага һәм Павел Устеряков­ка район хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев