Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркиядән томатлар кертү бер айдан рөхсәт ителәчәк

Россия томатлар импортын 2016 елның 1 гынварыннан тыйган иде.(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ").

Төрек томатлары вакытлыча Россия базарына кайтачак. Импортны октябрьдән рөхсәт итеп, 2018 елның язына кадәр 300 мең тонна яшелчә кертелергә мөмкин. Бу хакта "КоммерсантЪ" яза.

Шул ук вакытта, басма мәгълүматлары буенча, Россия Хөкүмәтендә төрек томатларын кертү буенча эмбаргоны кайчан һәм ничек бетерү турында бердәм фикер формалашмаган.

Искәртеп узабыз, Россия томат, суган, кәбестә, кыяр һәм цитруслылар импортын 2016 елның 1 гынварыннан тыйды. Сәбәбе - Төркия чигендә СУ-24 бомбардировщигын бәреп төшерү иде. Шуннан соң бер төркем чикләүләр бетерелә. Әмма томатлар мәсьәләсе чишелешсез кала.

"КоммерсантЪ" мәгълүматлары буенча, 2016 елда Россиядә томатлар куллану 865 мең таннага калган, ике ел элек исә 1 миллион танна тирәсе булган. Төрек томатлары үзебездә үстерелгәннәренә караганда 40 сумга арзанрак сатыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев