Тәрбияләргә соңламагыз!
Кайберәүләрнең (аларны кеше дип әйтергә тел әйләнми) кылган гамәлләренә карыйсың да шаккатасың.
Алдагы елларда юл кырыйларына утыртылган агач-куакларны, чәчәкләрне төбе-тамыры белән йолкып атып интектергәннәр иде. Бу эшләрне олы яшьтәгеләрнең эшләве күңелдә ниндидер юшкын калдырды. Бала-чага кулы тисә, алар нәрсә эшләгәнне аңламый дияр идек. Бу тормышта күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәрнең башкалар хезмәтен аяк астына салып таптаулары тетрәндерде. Башкаларга, бигрәк тә үсеп килүче буынга үгет-нәсихәт бирәсе, аларны тәрбиялисе урында бит бу!
Кыш көне дә вандаллык очраклары белән очрашырга туры килде. Мөслимдә тау шуу өчен көйләнгән карьерга җылыну, кием-салым алмаштыру өчен куелган автобусның тәрәзәләрен ватып, ишекләрен каерып, салон эчен хайван абзарына әйләндергәннәр иде. “Кулың кычытса, эш эшлә!” – дияргә ярата иде безнең бабай. Ә вандаллар, куллары кычыткач, дәүләт милкенә зыян салганнар.
Бу атнада район үзәгендәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы хәлләрне күреп, җаннар өшеде. Иң изге урынга зыян салудан да тайчанмаган бәндәләрнең арабызда яшәве куркыта. Һәйкәл янындагы дүрт яктырткычны да йолкып алганнар. Алып ташласалар гына бер хәл булыр иде! Өстенә басып-изеп таптаганнар, төзәтеп булмаслык хәлгә җиткергәннәр.
– Ни кызганыч, вандаллык очраклары белән еш булмаса да, очрашып торабыз. Соңгысы аеруча күңелгә тиде. Мөслимебездә узган татар әдәбияты көннәрендә тап булдык бу хәлгә. Язучылар мемориаль комплекска кергәнче башкарылган әлеге гамәл. Иртәнге якта җыештыручылар паркны бер мәртәбә урап, чүпләрен җыештырып, һәйкәлләрнең төзеклеген карап чыга. Ул көнне дә барысы да тәртиптә иде. Махсус эшләнгән эшме, юкмы, аңламассың! Ул гына да түгел, парктагы стелаларны да пычраткан вандаллар. Анда язылган сүзләрдән чәчләрең үрә торырлык. Ярый, аларын юып бетереп булды. Яктырткычларны төзәтеп булмаячак, аларга өр-яңадан заказ бирәсе булачак. Кыйммәтле яктырткычларны әхлаксызларның үзләренә дә түләттерер идек, ләкин аларны ачыклау авыр булачак. Чөнки ул урыннарны видеокамераларның төшермәве ачыкланды. Алга таба камералар паркның бөтен почмагын күрерлек итеп урнаштырылачак, – диде Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Мөслимдә 2019 ел Рухи- әхлакый үсеш елы дип игълан ителгән иде. Һәм аның, бер ел белән генә чикләнмичә, дәвамлы булачагы ассызыкланды. Бу аңлашыла да, чөнки әхлак тәрбиясе бер ел белән генә чикләнә алмый. Ул – дәвамлы процесс.
– Мөслим хал к ы әдәплелеккә өйрәнә башлады дисәң дә буладыр. Яңа елны каршы алганда ясалган кар фигураларының берсен дә ватып, ямьсезләп китмәделәр быел. Су буйларына барсаң, гаҗәеп дөнья. Ул хозурлыктан күңелләр, күзләр ял итә. Ләкин халыкның тәртипсезлеге микән инде бу – утыргычларны анда-монда күчереп йөртәләр, көнбагыш чүбе белән тротуарларны чүпләргә дә күп сорамыйлар. “Кояшлы Ык” ял зонасына килүчеләр су буйларының чисталыгына, гүзәллегенә сокланып йөри. Төнлә биредә ясап калдырылган чүп өемнәрен иртә таңнан килеп җыештырып киткәннәрнең хезмәтен күрми шул алар, – ди Наилә Фәрсиева.
Матурлыкка кулы күтәрелгән кешенең җаны шакшы була. Башта әйберләр генә җимергән куллар соңрак якыннарына да күтәрелмәсме? Әти-әниләр, балаларыгызны тәрбияләргә соңламагыз!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев