Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспорт белән кабат исерек хәлдә идарә иткән өчен хөкем ителгән. 

Район прокуратурасы 49 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты – райондашыбыз элек административ җәзага тартылган көе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. 
Судта билгеләнгәнчә, ул 2020нче елның 11 октябрендә Иске Карамалы авылының Кооператив урамында исерек көе автомобиль белән идарә иткән хәлдә тоткарлана. Документларын тикшергәндә ачыкланганча, бу кеше исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен элек тә административ җаваплылыкка инде тартылган булган. 
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 200 сәгать төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде һәм 2 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итте. Карар законлы көченә кермәде. 

 

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев