Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән

Район прокуратурасы 22 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты – яшь райондашыбыз элек административ җәзага тартылган көе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. 
Судта билгеләнгәнчә, 2020нче елның 7 августында 2 сәгать 40 минутта Тойгелде авылы кешесе исерек хәлдә транспорт белән идарә итә. Мөслим-Юлтимер юлының 14 километрында – Югары Табын авылы тирәсендә аны юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе инспекторлары туктата. Бу яшь кеше исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка инде тартылган булган. 
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд, дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, гаепләнүчегә 200 сәгать төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде һәм 2 елга транспорт йөртү белән бәйле эшчәнлек алып барудан мәхрүм итте. 

Район прокуратурасы.

Фото- Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев