Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тракторчы-машинистлар имтихан бирде

Агымдагы елның ноябрендә «ДОСААФ» Мөслим муниципаль берәмлеге базасында «В», «С», «D»категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды

Уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер классында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш «трактородром»да үтте. Барлыгы имтихан тапшыруда игълан ителгән сигез укучының дүртесе катнашты. Тапшыручыларның гомуми саныннан 1 кеше машина эксплуатациясе буенча тапшырмаган. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Имтихан тапшырмаганнар өчен кабат имтихан 7 көннән дә иртәрәк булмаячак. Имтихан тәмамланганнан соң киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле мәсьәләләр каралды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев