Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Үзәк сайлау комиссиясе: сайлау узышында катнашучыларның барысы да билгеле

2021-Сайлау кампаниясенең мөһим этабы — кандидатларны теркәү процессы тәмамланды. Россия Үзәк сайлау комиссиясе сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда кандидатларның федераль исемлекләрен теркәде.

Федераль округ буенча Дәүләт Думасы депутатлары мандатына 14 сәяси партия дәгъва кыла, алар Россия буенча 3 909 кандидат, шул исәптән Татарстан буенча төбәк төркемнәрендә 112 кеше. Партия исемлекләре буенча күрсәтелгән кандидатлардан тыш, Дәүләт Думасы депутатлары мандатына бер мандатлы округлар буенча тәкъдим ителгән кандидатлар да дәгъва итә. Республиканың округ сайлау комиссияләре аларны теркәү этабын төгәлләде. Шулай итеп, Татарстанның алты бер мандатлы сайлау округының сайлау бюллетеньнәрендә 53 кеше булачак.

- Хәзерге вакытта сайлаучылар тавышлары өчен кем көрәшә башлаганын аңлыйбыз. Мөһим бурыч үтәлде - бу процессның ачыклыгын һәм һәркем өчен ачык булуын тәэмин итү, - дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. - Депутатлыкка кандидатлар арасында төрле һөнәр ияләре: табиб-нейрохирург, махсус корреспондент, конструкторлык бюросы башлыгы, нефть әзерләү һәм технология лабораториясе мөдире, берничә профессиональ сәясәтче бар. Болар барысы да Татарстан халкының югары сәяси активлыгы турында сөйли, һәм без, сайлауларны оештыручылар буларак, сайлау процессының барлык этапларында да аның ачыклыгын һәм легитимлыгын тәэмин итәргә тиеш. Татарстанда теркәлгән кандидатлар саны буенча иң конкурентлы округ – Үзәк округ, бер мандатка анда 10 кандидат дәгъва кыла. Аннан соң Мәскәү, Идел буе һәм Әлмәт округлары бара – 9ар кандидат. Түбән Кама һәм Яр Чаллы - 8 кандидат.

Татарстанда бер мандатлы округлар буенча күрсәтелгән кандидатның уртача яше 45 яшь тәшкил итә. Кандидатлар арасында ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк: 85% (45 кеше), ә хатын-кызлар -15% (8 кеше).

Шулай ук 17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда ике округ – 15нче Азино һәм 24 нче Студентлар округлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. Территориаль сайлау комиссияләре барлык кандидатларны теркәүне төгәлләде. Шулай итеп, республика парламентында ике мандатка тугыз кеше дәгъва итә: бишесе 15нче Азино сайлау округы буенча һәм дүртесе 24нче Студентлар сайлау округы буенча.

Тавыш бирү көннәрендә республикада җирле үзидарә органнарына өстәмә депутатлар сайлау узачак. 226 вакантлы мандатка әлегә 628 кеше дәгъва кыла. Документларны 782 кеше тәкъдим итте, калган кандидатлар буенча теркәлү яисә теркәлүдән баш тарту турында карарлар 18 августтан да соңга калмыйча кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев