Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр партиясен алды

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы ТР Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен бюллетень тиражын тапшырды.

Барлыгы 2,9 млн бюллетень бастырылган, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
«Бүген без республиканың территориаль сайлау комиссияләре буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр китерүне башлап җибәрәбез. Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе Гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек өстендә эшли инде", - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. 
Тавыш бирү өчен бюллетеньнәр республиканың территориаль сайлау комиссияләренә җибәреләчәк, ә аннары участок сайлау комиссияләренә таратылачак.
Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү бюллетеньнәрендә ике тел — рус һәм татар теле кулланылган. Бюллетеньнәр саны сайлаучылар исемлеге нигезендә исәпләнә. 
Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, бюллетеньнәр аерым пакетларга төререләчәк.
Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү Төп тавыш бирү көненә кадәр алты көн кала 25-30 июньдә башланачак. Гомумроссия тавыш бирү көне дип 1 июль игълан ителде.
Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, сайлау участокларында тавыш бирү катгый саклык чараларын үтәп үткәреләчәк.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/10-06-2020/tsik-rt-poluchil-partiyu-byulleteney-dlya-golosovaniya-po-popravkam-v-konstitutsiyu-5748769

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев