Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР туристлык-рекреацион зоналар булдыру буенча конкурста 8 нче урынга күтәрелде

Ошаган проект өчен priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакырды.

«Дуслар  Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды. Әгәр җиңсәк, республикага Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, „Түбән Кама“ милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгын төзекләндерүгә федераль акчалар бүлеп биреләчәк»,- дип язды республика җитәкчесе «ВКонтакте» битендә.

Татарстан Республикасы Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча беренче Бөтенроссия конкурсы тавыш бирүдә 8 нче урынга күтәрелде. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Регион буларак без хәзер сигезенче урында. Без биш гариза бирдек һәм конкурска иң күп проектларны биргән претендентлар арасында торабыз",-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Тавыш бирүдә илнең 68 регионыннан 115 гариза катнаша. Шул ук вакытта бер субъекттан берьюлы берничә проект җиңүче була ала.

Топ-30да узган катнашучыларны 28 июльдә игълан итәчәкләр. Аннары берничә ай дәвамында әлеге проектларны, шул исәптән инвесторлар белән эшләү дәвам итәчәк. Агымдагы елның октябренә топ-10 кластер сайлап алыначак, алар киләчәктә дә гамәлгә ашырылачак.

«Әлегә без регионнан күпме проектлар уза алганын белмибез, әмма без Татарстаннан бер гариза белән чагыштырганда күбрәк узар дип өметләнәбез», — дип өстәде матбугат хезмәтендә.

Конкурста җиңүчеләргә махсус сакланыла торган табигать территорияләре базасында булдырыла торган кластерны, ягъни кемпинглар һәм ял зоналары аларның участогында түгел, ә табигать саклау зоналары территориясе тирәсендә төзеләчәк.

Ошаган проект өчен priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев