Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгатьләрнең 90% ка кадәре «уз-үзеңне тынычландырыр өчен» булды

Хәзер Татарстанда сырхауханәләр эшен яңадан башлап җибәрделәр. Төп кабул итүләр иртәнге 8дән 11гә кадәр туры килә.

Поликлиникалар планлы кабул итү өчен ябык булганда, 7нче Шәһәр хастаханәсе һәм ДРКБ кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгатьләрнең 90% ка кадәре «уз-үзеңне тынычландырыр өчен» булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков әйтте.

"Элек 7 нче шәһәр хастаханәсе, ДРКБ кабул итү бүлмәләренә тәүлегенә уртача 340-350 кеше мөрәҗәгать иткән иде. Аларның 50% тан артыгы госпитализациядән баш тартты. Бу чорда мөрәҗәгатьләрнең 80 — 90% ы “уз-үзеңне тынычландырыр өчен” булып чыкты- дип белдерде Садыйков.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында бу күрсәткеч анализланачак һәм киләчәктә республикада медицина ярдәме күрсәтү системасы үзгәртелергә мөмкин диделәр. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кичектергесез халәтләр буенча мөрәҗәгатьләр булмады диярлек, дип билгеләде Садыйков.

Хәзер Татарстанда сырхауханәләр эшен яңадан башлап җибәрделәр. Төп кабул итүләр иртәнге 8дән 11гә кадәр туры килә.

 "Без барлык эпидемиологик чараларны: битлек режимын, перчаткаларны һәм, әлбәттә, дистанцияне үтәргә тиеш», — дип искә төшерде сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы республика халкына.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/17-06-2020/minzdrav-rt-do-90-obrascheniy-v-priemnyy-pokoy-byli-na-vsyakiy-sluchay-5750206

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев