Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Сайлау комиссиясе хезмәткәрләре Конституция буенча тавыш бирү алдыннан укулар уздылар

Бүгенге көндә Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы үзләренең һөнәри квалификацияләрен күтәрде.

Татарстан сайлау комиссияләренең барлык хезмәткәрләре дә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү алдыннан мобиль кушымта ярдәмендә укулар уздылар. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы – уникаль белем бирү-мәгълүмати программалар белән тәэмин итү. Бу белем бирү технологиясе комиссия әгъзаларына хокукый белемнәр дәрәҗәсен кулланып сайлау кампанияләрен югары профессиональ әзерлек дәрәҗәсендә үткәрергә ярдәм итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы үз эченә өйрәтү материаллары, видеороликлар, методик кулланмалар һәм белешмәлекләр ала. Сайлауларны оештыруда катнашкан һәр кеше аның өчен уңайлы вакытта шөгыльләнә ала.

Бүгенге көндә Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы үзләренең һөнәри квалификацияләрен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев